“Төп йорт килене” район бәйгесе уңышлы гына дәвам итә. Чираттагысы Лесхозда булды. Анда Казанбаштан биш бала үстереп, ике онык тәрбияләүче, 30 ел кайнана белән яшәгән Фәрия Әлмиева, Күлтәстән Нурания Әхмәдуллина, Югары Пошалымнан 20 еллык килен стажы булган өч бала анасы Резидә Галәветдинова, Лесхоздан 17 ел килен булып яшәгән, шулай ук өч балалы Лилия Фәсхетдинова, Кече Төрнәледән Гөлия Гыйлаҗиева, Түбән Пошалымнан Елена Гарипова катнашты.
Алдыннан төшмим бер дәАрчаның 1нче балалар бакчасында киләсе елга укырга барасы зурлар төркемендә Ватанны саклаучылар көненә багышланган чараны карадым. Тәрбиячеләре – Гөлназ Сәгыйтова һәм Энҗе Абдуллина.
Арчада “Ал кыюлык, алга омтыл, һич ялыкмый алга бар” дигән девиз белән территориаль җәмәгатьчелек үзидарәләре һәм торак-милекчеләр ширкәтләре арасында мәдәни-спорт чаралары бара.
Узган шимбәдә Арча стадионында Фәнил Гарәфиев истәлегенә чаңгы ярышлары булды.
22 февральдә Казан Кремлендә республика Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында Ватанны саклаучылар көне уңаеннан тантаналы кабул итү үткәрелде. Анда ТР хәрби комиссариатының Арча һәм Әтнә районнары буенча бүлек җитәкчесе Борһанов Алмаз Әгъзәм улына Татарстан Республикасының “Фидакарь хезмәте өчен” медале тапшырылды.
2 мартта сәгать 10да “Казан арты” тарих-этнография музеенда Роза Шәйхетдинованың иҗат кичәсе була.
“Ел укытучысы – 2016” республика конкурсы кысаларында район бәйгеләре бара. Бу юлы сыйныф җитәкчеләре, өстәмә белем бирү педагоглары, педагог-оештыручылар һәм психологлар арасыннан иң яхшыларын сайлап алдылар.
Яла ягу дигәндә белә торып башка кешенең намусына һәм абруена тап төшерә торган ялган мәгълүматлар тарату күздә тотыла.
2015 елда район үзәк хастаханәсендә ныклап төзекләндерү эшләре башкарылды. Хастаханәнең нинди үзгәрешләр кичергәнен баш табиб урынбасары Венера Кәримова белән карап чыктык.
“Ел хатын-кызы. Ел ир-аты” республика бәйгесенең зона ярышында безнең районнан катнашкан өч кеше дә җиңү яулады. Шушмабаш мәктәбе директоры Рәзилә Шәймәрданова “Хатын-кыз–лидер”, Арчадан Рая Фәтхуллина “Өченче буын хатын-кызы”, Арча Мәдәният йортыннан Расих Галимҗанов “Ел ир-аты” номинацияләрендә иң яхшы күрсәткечләргә ирешеп, республика ярышларында катнашу хокукына ия булды.