ЯҢАЛЫКЛАР


20
гыйнвар, 2016 ел
чәршәмбе

Кызганычка каршы, 2014 елда Арча районы янгыннар саны буенча республикада шактый вакыт “беренчелекне” бирмәде. Соңгы 5 елда районда 208 янгын булып, анда 19 кешенең гомере өзелде. Мондый аяныч саннар барыбызны да уйланырга мәҗбүр итә. Узган ел хәл бераз уңай якка үзгәрсә дә, тынычланырга иртәрәк әле. 16 гыйнварда үткән киңәшмәдә район башлыгы Илшат Нуриев хуҗалык җитәкчеләре, авыл җирлеге башлыкларыннан урыннарда янгын куркынычсызлыгы мәсьәләсенә игътибарны арттыруны таләп итте. Аеруча күп балалы, социаль яктан имин булмаган гаиләләр һәм хуҗалыкларга читтән килеп эшләүче кешеләр яши торган урыннар даими контрольдә булырга тиеш. Авылларда янгын сүндерү техникасы булдыру, су чыганакларын тәртипкә китерү буенча да шактый эшлисе бар. Быел су башняларына гидрантлар урнаштыру өчен район бюджетында 500 мең сум акча каралды. Бу эшне җиренә җиткереп башкарырга кирәк.

Бүген сүз ел буе башкарган эшләр, ирешкән уңышларыбыз турында түгел, ә җитешсезлекләребез хакында булыр, — дип башлады полиция хезмәткәрләренең 2015 ел йомгакларына багышланган киңәшмәне Россия Эчке эшләр министрлыгының Арча районы буенча бүлек җитәкчесе Айдар Баһавиев. — Ә алар, кызганычка каршы, аз түгел. Узган ел районда җинаятьчелекнең 54 процентка үсүе безнең эшләп җиткермәвебезне күрсәтә.

2016 елда алкалы хоккей буенча “Арча хоккей лигасы” район беренчелеге була. Ярышлар ике турда, дүрт төркемдә үткәрелә. Беренче уен үз бозында, икенчесе кунакта узачак. Катнашучыларга гаризаларны 23 гыйнварга кадәр бирергә кирәк. Бу хакта тулырак мәгълүмат белән “Арча хәбәрләре” газетасы сайтында танышырга була.

Яңа Кырлай китапханәсе Татарстан Респуб- ликасы буенча авыл җирлекләрендә урнашкан китапханәләр арасында иң яхшысы дип табылган һәм 100 мең сум грант откан. Бу акчага ул җиһазлар алган. Гөберчәк авылы китап- ханәсе, “Россия мәдәнияте” максатчан федераль программасында катнашып, җиңеп чыккан, ноутбук, проектор белән экран, заманча китапханә җиһазы белән бүләкләнгән. Район балалар китапханәсе, укучыларны китап укуга тарту буенча акциядә уңышлы катнашып, кызыксындыру премиясенә һәм республика балалар китапханәсенең Рәхмәт хатына лаек булган. Арча үзәк китапханәсенә республикада китапханәләрне үстерү программасы кысаларында 200 мең сумлык китапханә җиһазы алынган. 

Рафис Габделбәр улы Нигъмәтҗанов пенсиягә китү сәбәпле, аның урынына Гостехнадзорның Арча бүлеге җитәкчесе итеп Габделхак Габделфәт улы Касыймов билгеләнде. Ул күбебезгә элеккеге ЮХИДИ җитәкчесе буларак яхшы таныш. Рафис Нигъмәтҗанов озак еллар нәтиҗәле хезмәте өчен Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры һәм Арча муниципаль район башлыгының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде. Аларны узган шимбәдә республика Гос- технадзор идарәсе җитәкчесе Радик Зиатдинов һәм район башлыгы Илшат Нуриев тапшырды.

Арча муниципаль район башлыгы урынбасары Любовь Осина 15 гыйнварда Арча шәһәрендә яшәүче Бөек Ватан сугышы һәм хезмәт ветераны Шәмси Фәизовны 95 яшьлек юбилее белән котлады. Аңа Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның һәм район башлыгы Илшат Нуриевның Рәхмәт хатларын, бүләк тапшырды.

Сугыштан соң Шәмси ага 33 ел элеваторда эшли. Хатыны Минзифа апа белән 5 бала үстерәләр.

16 гыйнварда Казанда Игенчеләр сараенда “Татмедиа” матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр буенча республика агентлыгы җитәкчесе Айрат Зарипов һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов республиканың бер төркем журналистларын хөрмәтләделәр. Бүләкләнүчеләр арасында “Арча хәбәрләре” район газетасының авыл тормышы бүлеге мөхәррире Ильяс Фәттахов та бар.

Озак еллар нәтиҗәле хезмәте өчен һәм 50 яшь тулу уңаеннан “Арча МСОсы” ширкәте баш хисапчысы Галиуллина Гадилә Гарапша кызы муниципаль район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.


15
гыйнвар, 2016 ел
җомга

2016 елның 7гыйнварында Казан шәһәрендә “ На крыльях таланта” Халыкара конкурс- фестиваль булып узды. Арча балалар сәнгать мәктәбеннэн Гарипова Эндҗе ( укытучысы Гидиятуллина Таифә Фуат кызы) эстрада вокал номинациясендә II- дәрәҗә лауреат булды. Котлыйбыз! Яңадан яңа уңышлар теләп калабыз

2015 ел ахырында Арчада Татарстанның фермерлар һәм крестьян хуҗалыклары, авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативлары Ассоциациясе советы утырышы үткәрелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International