Районда әледән–әле яңа социаль объектлар ачылу, искеләренең ныклап төзекләндерелүен күзәтеп бу авылларда яшәүчеләр белән бергә чын күңелдән куана да, шул ук вакытта бераз ак көнләшү хисләре дә кичерә идем. Туган авылым Наласа никтер бөтен республиканы колачлаган бу яңарыштан читтә калып килә сыман иде. Сабыр иткән морадына җиткән, диме халык? Ниһаять, 500 елдан артык тарихы, мәшһүр җыры булган Наласа өчен дә күк капусы ачылды кебек.
Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Олег Спичкин үткәргән киңәшмәдә сүз транспорт салымнарын вакытында түләү турында барды. Салымны озак вакытлар түләмәгән кайбер физик һәм юридик затларга җавап тотарга туры килде.
Районның йогышлы чирләрдән дәвалаучы табибы Рәмзия Вәлиева хәбәр иткәнчә, әлегә районда грипп очрагы теркәлмәгән. Әмма җиңел һәм урта дәрәҗәдәге салкын тию очраклары күп. Бигрәк тә балалар арасында.
Һава шартлары начарланып китү сәбәпле, республикада ведомствоара оператив штаб эшли башлады. Мондый карар Татарстанда гадәттән тыш хәлләрне бетерү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча Комиссиянең планнан тыш утырышында каралды.
360 квадрат метр урынны биләгән янгынны бер сәгать сүндергәннәр. Сәбәбе ачыклана
Улың турында яхшы сүз ишетүе нинди күңелле! Саратов өлкәсендәге хәрби частьта эшләүче клуб хезмәткәре Ирина Карасева телекүпер аша Кышкар авылы егете Марсель Ибраһимовның әти–әнисенә рәхмәт әйтте.
Мөндештә яшәүче Равза Индаева шушы көннәрдә үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
Казан аэропортындагы һәлакәттә вакытсыз гомере өзелгән якташыбыз Гөлнара Рәшитова истәлегенә Арчада шахмат турниры һәр елны 5 гыйнварда уза.
Эшләүче пенсионерлар әле һаман да: “Безнең пенсия 1 февральдән артырмы икән?” — дип кызыксына.
6 гыйнварда көндезге сәгать 11дә район үзәк хастаханәсенең бала тудыру бүлеге фойесында Иске Чүриледән Светлана Егорованы яңа елда районда беренче булып туган кызы белән якыннары чәчәкләр, шарлар белән каршы алды.