2016 ел әле башланып кына китте. Шушы вакыт эчендә районда 12 бала туган. Аларның сигезе малай һәм дүртесе кыз. Узган ел бу вакытка 10 бала дөньяга аваз салган булган.
Яшьләр кәбисә елында өйләнешергә ярамый, дигән сүзгә колак салалармы икән?
Район сәнгать мәктәбендә бик матур итеп Раштуа бәйрәме үткәрелде. Балаларның сөенеченнән, бүләкләрдән башка нинди бәйрәм инде ул! Бу бәйрәмне үткәрүдә булышкан оешма, предприятие җитәкчеләренә Василиск атакай бик зур рәхмәт әйтә.
“Шуннан соң бу урыннарда аеруча көчәйтелгән режим белән эшли башладык. Машиналар җәмәгать транспортына туктарга комачау ясамау өчен тукталыштан 15 метрдан да ким булмаган ераклыкта куелырга тиеш”, – диде безгә Арча ЮХИДИ бүлекчәсе җитәкчесе Илдар Нотфуллин
Бу көннәрдә 8 исерек хәлдә руль артына утырган кешегә (2се 31 декабрьдә) беркетмә төзелгән
Арбаны — кыш, чананы җәй әзерлә, ди халык мәкале. Кыш уртасы гына булса да, кем әйтмешли, язлар да тау артында түгел инде. Кояш та юмартрак карый, көн озайганы да сизелә. Безнең игенчеләребез “арбаны” ничек әзерли соң?
Яңа ел каникуллары күпләр өчен ял, бәйрәм булса, район мәдәният идарәсе, Арча Мәдәният йорты, гомумән, районның мәдәният учреждениеләре өчен кызу эш чорына әверелде. Халыкның ялын оештыру, бәйрәм рухы өстәү өчен нинди генә чаралар үткәрелмәде бу көннәрдә.
9 гыйнварда Яңа Кенәрдә “Арча хәбәрләре” газетасы призына шахмат бәйгесе узды.
Ана бәхете... 90 яшьлеген билгеләп үткән Мөсәвирә Фәсахова өчен кызларының, оныкларының янында булуыннан, олыгайган көнендә йөрәк парәләре мәхәббәтен тоеп, кадер-хөрмәттә яшәвеннән дә зуррак бәхет юктыр, мөгаен. Әнә ана үзенең ике ягында утырган кызлары Рәйхана белән Рәсимәгә ничек яратып, сөеп карый. Бу мизгелдә аның күзләреннән очкыннар сибелгәндәй була, йөзе нурга күмелә.
31 декабрьдә файдалануга тапшырылган М. Җәлил, 15, М.Горький, 31а һәм 38нче йортларга авария хәлендәге торакларда яшәүче һәм социаль ипотека буенча фатир алучы 40 гаилә күченде.
– Яңа ел алдыннан яңа фатир алудан да зуррак бүләк булырга мөмкинме? Барыгызга да яңа фатирларыгызның игелеген күрергә насыйп булсын, – диде район башлыгы Илшат Нуриев, ачкычлар тапшырганда.