Арча муниципаль районында коррупциягә каршы тору буенча эшне координацияләү буенча комиссиянең утырышы булды.
Утырышны муниципаль район башлыгы, комиссия рәисе Илшат Нуриев алып барды.
4 гыйнварда ТР хәрби комиссары, генерал-майор Сергей Погодин Арча районында булып китте. Ул бер төркем җитәкчеләргә бүләкләр тапшырды.
Арча муниципаль район башлыгы Илшат Нуриев 1 гыйнварда Югары Мәтәскә авылында яшәүче Рәшидә Хәйретдинованы, 2 гыйнварда Иске Масра авылында яшәүче Мәрьям Фазылҗанованы, 5 гыйнварда Арча шәһәрендә яшәүче Бибисабира Галиеваны 90 яшьлек юбилейлары белән котлады. Аларга Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның һәм үзенең Рәхмәт хатларын, бүләкләр тапшырды.
Без дә катнаштык. Аннан зур канәгатьләнү хисе белән, күп мәгълүматлар алып, мөнәҗәтләр тыңлап, шатланып кайттык. Ә ул бәйрәмне оештыручыларның берсе – безнең мөгаллимәбез Рая Фәтхуллина иде.
2015 елда Арча районында 40 янгын булган (2014 елда — 43), барысы 2 млн. 230 мең сум зыян килгән. Узган ел янгыннарда 7 кешенең гомере өзелгән (2014 елда — 5).
“Үзәк” территориаль җәмәгать үзидарәсе “Ал кыюлык, алга омтыл, һич ялыкмый алга бар” девизы белән үтүче мәдәни–спорт чарасына чакыра. Ул 17 гыйнварда 11 сәгатьтә Җиңү паркында булачак
Язмамны моңсу бер хикәят итеп түгел, күтәренке рухта язасы килә. Айрат Зыятов үзе җор телле, күңелле кеше иде. Елап, сыкрап утырганны яратмас. Ул узган ел бакыйлыкка күчте. Китабын күрә алмады.
2016 елның 9 гыйнварында Казанда нәфислек училищесында Республиканың “ Кышкы палитра” исемле бәйгесе узды. Арча балалар сәнгать мәктәбеннән бу бәйгедә 3нче һәм 4нче сыйныф укучылары: Багавиева Ләйсән, Гибадуллина Диләрә, Гайнетдинова Галия, Сибагатуллина Зөһрә,Шамсутдинова Зилә катнашты. 4Нче сыйныф укучылары арасында Арчаның нәфислек бүлегенә йөрүче Гибадуллина Диләрә беренче урынга лаек булды. Аңа I- дәрәҗәдәге лауреат дипломы һәм кыйммәтле бүләк тапшырылды.Укытучысы Фатхуллина Раилә Динулла кызы. Укучыларга һәм укытучыга яңадан яңа уңышлар телибез.
Предприятиегә 70 ел булса, аның җитәкчесе Рүзәл Гәрәевка 60 яшь. Әлеге вакыйгаларның бергә үрелеп баруы символик мәгънәгә ия. Алар бер-берсеннән аерылгысыз. Без Рүзәл Баязитовичны һәм аның коллективын матур юбилейлары белән чын күңелдән котлыйбыз!
Арча муниципаль район башлыгы Нуриев Илшат Габделфәрт улы белән әңгәмә