26 декабрьдә узган районның террорга каршы комиссиясе утырышында Яңа ел бәйрәмендә һәм транспорт белән балаларны йөрткәндә куркынычсызлыкны тәэмин итү мәсьәләсе каралды
26 декабрьдә Арча шәһәренең Җиңү паркы янындагы мәйданда Яңа елга багышланган ярминкә булды
Арча Укучылар сарае каршында эшләп килүче “Нур” балалар телестудиясе (җитәкчесе Зөлфирә Зарипова) Яңа елны яңа уңышлар белән каршылый. Шушы көннәрдә генә ул Татарстан Республикасының Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы үткәргән социаль проектлар бәйгесендә җиңү яулап, 100 мең сум грант отты
29 декабрьдә “Арча” спорт комплексында беренче тапкыр зур итеп мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен чыршы бәйрәме булды. Район башлыгы Илшат Нуриев балаларны һәм әти–әниләрен Яңа ел бәйрәме белән котлады. Аннан Кыш бабай һәм Кар кызы, кар бөртекләре һәм әкият геройлары катнашында тылсымлы кичә башланды. Рәхәтләнделәр инде малайлар һәм кызлар. Тәгәрәшә–тәгәрәшә уйнадылар, җырладылар, биеделәр, көлделәр, шаярдылар.
29 декабрьдә Татарстан Республикасы мөфтие Камил хәзрәт Сибгатуллин, баш казый Җәлил хәзрәт Фазлыев Арча районында булдылар
Һәммәгезне Яңа ел һәм Раштуа бәйрәмнәре белән котлыйбыз! 6 гыйнвардан 7 гыйнвар төнендә Арча чиркәвенә сәгать 12гә бәйрәмчә гыйбадәт кылырга чакырабыз. Арча сәнгать мәктәбендә 7 гыйнварда сәгать көндезге 2дә Раштуа бәйрәме үткәрелә. Бәйрәмдә көтеп калабыз!
23 декабрьдә “Кырлай” агрофирмасы базасында республика киңәшмәсе үтте, анда игенчелек тармагында ел йомгаклары һәм 2016 елга бурычлар турында эшлекле сөйләшү булды.
— Әлеге киңәшмә ни өчен “Кырлай” ширкәтендә үтә дигән сорау туарга мөмкин, — диде Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Габдрахманов. — Әлеге хуҗалыкны игенчелек өлкәсендә тәҗрибә хуҗалыгы дип атарга да була. Бик күп яңалыклар кертелә монда, уңышлары да, уңышсыз булганнары да бар, әмма тик тормыйлар, гел эзләнәләр.
Хәлил Гайнетдинов еш булмаса да, редакциягә кергәли. Фикерләре, киләчәккә планнары, уңышлары белән уртаклаша, теләкләрен җиткерә. Кайвакытта аралашу, чын күңелдән бер сөйләшеп утыру өчен генә булса да кереп чыга. Шушы көннәрдә генә дә ул редакциябездә булып китте. “Россия бәйгесендә беренче урынны яуладым һәм диплом белән 10 мең сум премиягә лаек булдым бит әле.
Боз сараенда спорт, дуслык һәм матурлык бәйрәме – Арчаның яшь фигуралы шуучыларының күрсәтмә чыгышлары булды.
Балаларның әле бер ел гына (кайберләре 2-3 ай элек кенә шөгыльләнә башлаган) тимераякка басуларына карамастан, булдыра, өйрәнә алганча осталыкларын күрсәтергә тырышулары сокланырлык. Әйе, әле аларның программалары да, хәрәкәтләре дә гади генә, әмма алар тырышалар. Егылалар, торалар, тагын шуып китәләр. Күренеп тора, катлаулырак хәрәкәтләр кайберләренә авырданрак бирелә. Тик иң мөһиме анда түгел – яшь фигурачыларда өйрәнергә омтылыш, үз-үзләренә ышаныч, дәрт бар.
Арча педагогика көллияте үзенең 85 еллык юбилеен билгеләп үтте. Көне буена исәпләнгән чара үзенчәлекле башланып китте. Башта “Методик фән: кичә, бүген, иртәгә” дигән халыкара фәнни–техник конференция булды.