ЯҢАЛЫКЛАР


25
декабрь, 2015 ел
җомга

Беркөн Югары Аты мәчетенең 10 еллык юбилеена баргач шундый гаҗәп күренеш булды.

Гомер булмаганны фотоаппаратымны тикшермичә чыгып киткәнмен. Фотога төшерим дисәм, эсселе-суыклы булып киттем. Ул кичтән сүндерелмичә калган һәм зарядкасы бөтенләй беткән. Инә өстендә кебек кичәнең яртысына кадәр утырдым. Шунда нидер этәргәндәй батареяны алып, берничә тапкыр күлмәккә ышкыдым. Һәм, ни хикмәт, фотоаппаратым төшерә башлады. 10 кадр ясадым да тагын бетте. Моны мин изге юлда йөрүем өчен Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте дип кабул иттем.

Ничә еллардан бирле районда оешма, предприятиеләр, авыл хуҗалыгы берләшмәләренең иҗат чыгышлары бара. Быел шуңа яңалык өстәлде, “Ал кыюлык, алга омтыл, һич ялыкмый алга бар” девизы астында территориаль җәмәгать үзидарәләре (ТҖҮ) һәм торак-милекчелек ширкәтләре (ТМШ) арасында урам ярышлары, мәдәни-спорт чаралары игълан ителде.

Россия Федерациясе гражданины булган Карен Мурадян Арча шәһәрендә йортым бар дип, миграция хезмәте бүлегенә ялган мәгълүматлар бирә һәм җиде Әрмәнстан гражданинын шушы яшәү урынына теркәтә.

20 декабрьдә Буа шәһәрендә 2004–2005 елларда туган кызлар арасында баскетбол буенча Яңа ел турниры үткәрелде. Тренеры Җәүдәт Хәсәнов булган Арча районы командасы беренче урынны яулады. Котлыйбыз!

Боз сараенда авыл мәктәпләре хоккей командалары арасында ярышлар булды. Әлегә кадәр көннәр җылы тору сәбәпле, мәктәп яннарындагы хоккей мәйданчыкларын ясый алмадылар.

Район халкы игътибарына!

Яңа ел бәйрәмендә Арча үзәк район хастаханәсе поликлиникасында, хатын-кызлар, балалар консультацияләре, стоматология поликлиникасы, Яңа Кенәр участок хастаханәсе, Шушмабаш табиблык амбулаториясендә авырулар 4 һәм 8 гыйнварда 8 сәгатьтән 14 сәгатькә кадәр кабул ителә.

Татарстан Республикасы хәрби комиссариатының Арча һәм Әтнә районнары буенча бүлеге Арча районы егетләре хезмәт иткән хәрби частьлар белән телекүперләр аша аралашуны дәвам итә.

Шахматчылар белән еш аралашабыз. Яңа Кенәр иҗат йортының шахмат буенча Ашытбаш мәктәбендәге тренеры Сөләйман Галиуллин, Кәче мәктәбе физкультура укытучысы Хәйдәр Зәйнуллин редакциягә килсә, шахмат турында сөйләшми калган юк. Алар әлеге спорт төренә мөкиббән киткән тренерлар.

Әңгәмәдәшебез — районның җәмәгать судьясы Марат Камаев.

— Марат Мансурович, ел ахыры җитте. Гадәттә яңа елга кергәндә бирәчәкләрне биреп бетерәсе килә. Бүген штраф түләүләр турында сөйләшсәк, күңелле булмаса да, файдалы булыр иде.


23
декабрь, 2015 ел
чәршәмбе

2015 ел илебездә Әдәбият елы дип игълан ителгән иде. Шул уңайдан районда әдәбият сөючеләр белән төрле әдәби–музыкаль кичәләр, язучылар белән очрашулар, бәйгеләр һәм башка чаралар оештырылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International