Сәйдә Мөхәммәтҗанова халыкка телевидение каналыннан барган “Голос” тапшыруы аша танылды. Аның саф татар телендә татар халык җырын башкаруы, челтерәп аккан чишмә суыдай яңгыравыклы, матур тавышы жюри әгъзаларын гына түгел, бөтен дөнья халкын сокландырды.
— Симетбаштагы яңа ат абзарын күрдеңме әле? — дигән иде бер танышым. — Хәзер ат тотучылар күбәйде, монда гаҗәпләнерлек нәрсә бар? — дим.
— Юк, бу кызык өчен генә түгел, бөтен авыл халкы өчен хезмәт итә торган ат абзары, — ди бу. — Бакча тырмаларга, сукаларга, печән алып кайтырга ат кирәк икән — киләсең дә аласың.
Укытучы көне – үзенчәлекле һәм халыкара бәйрәм. Чөнки аны, кем һәм кайда булмасын, мәктәп бусагасын атлап кергән һәркем билгеләп үтә. 2 октябрьдә Арча мәдәният йортында да Укытучы көне уңаеннан бик матур чара булды.
Районыбызда көзге чорда урман утырту башланды. Муниципаль район башлыгы Илшат Нуриев, район Советы һәм башкарма комитеты хезмәткәрләре шәһәрдәге Җиңү паркына зәңгәр чыршылар утырттылар.
5 октябрьдә район хуҗалыкларында бер сыердан уртача 13,1 килограмм сөт савылды. Бу узган елның шул көнендәгедән 0,4 килограммга күбрәк.
10 октябрьдә Арча шәһәрендә Җиңү паркы янындагы мәйданда Өлкәннәр ункөнлеге, Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне уңаеннан ярминкә уздырыла. Социаль хезмәткәрләр өлкән яшьтәге кешеләрнең алган әйберләрен өйләренә илтеп бирәчәкләр.
11 октябрьдә Арча шәһәре стадионында чаңгы ярышлары Федерациясе призына 1998–1999, 2000–2001, 2002 елгылар, 18 яшь һәм өлкәнрәкләр арасында роллерлы чаңгы буенча ачык район беренчелеге була. Сәгать 10да башлана.
Арча шәһәре башкарма комитеты “Арча шәһәре” муниципаль берәмлеге халкын “Урман утырту көне” республика акциясе кысаларында йорт яны территориясендә агачлар һәм җиләк-җимеш куаклары утыртуда актив катнашырга чакыра.
3 октябрьдә район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Илдус Әһлиев Арча шәһәренең Питомник бистәсендә яшәүче Прасковья Бирючевскаяга Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның һәм район җитәкчесе Илшат Нуриевның Рәхмәт хатларын, бүләкләр тапшырды.