ЯҢАЛЫКЛАР


7
октябрь, 2015 ел
чәршәмбе

2 октябрьдә “Арча” спорт комплексында 1997–1998 елгы һәм аннан яшьрәк яшүсмерләр арасында милли көрәш буенча район беренчелегенә ярышлар үткәрелде. Ярышта район уку йортларында белем алучы 178 көрәшче катнашты. Спортчыларны муниципаль район башлыгы Илшат Нуриев тәбрикләде.

29 сентябрьдә төнлә Яңа Кенәр авылында бер йортта янгын чыгып өченче төркем инвалид булган йорт хуҗасы янып үлә.

Россия юристлар ассоциациясенең Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы, адвокатлык һәм нотариаль палаталар Өлкән яшьтәге кешеләр ункөнлеге кысаларында 2015 елның 9 октябрендә халыкка юридик ярдәм күрсәтү һәм хокукларны аңлату буенча бушлай кабул итү үткәрә.

– Безгә борчылып шалтыратучылар күп, – дигән хәбәр җиткерде. – Ике егет йортларга, фатирларга кереп, үзләрен Пенсия фонды хезмәткәрләре дип таныштырып, хәтта таныклык та күрсәтеп, кешеләрдән СНИЛС, паспортларын күрсәтүне сорыйлар
8 айда гына да Татарстан Республикасында 957 җәяүлене бәрдерү очрагы теркәлгән. Шуларда 98 кеше һәлак булган, 900е төрле авырлыктагы тән җәрәхәте алган.
Юл аркылы чыгу урыннарында да 353 юл-транспорт һәлакәте булып, 12 җәяүле һәлак булган, 350се зыян күргән.

2
октябрь, 2015 ел
җомга
Утар Аты авылында яшәүче Разия апа Моратова быел тугыз дистәне тутырды.
Арчада яшәүче Ринат Алмаевларда булганымны ишеткәч, каршымда утырган хезмәттәшем Ильяс Фәттахов: “Ринат абый белән Фирая ханым бик әйбәт кешеләр, – дип мактап алды. – Заманында якын күршеләр булып яшәдек”.
Арча станциясендә яшәүче Асия апа тирә-юнен чәчәккә күмгән. Аның күпфатирлы йортта яшәп тә күп итеп чәчәкләр үстерүе, тирә-юненнән гөлбакча ясавы турында белә идем. Ерак барасы булмаса да, җәен әлеге әкияти дөньяга сәфәр кылырга, ничектер, җай чыкмады.
Августның соңгы көнендә Шәрәфиевлар династиясе республика күләмендә узган ветеринарлар бәйрәмендә бүләкләнде.
Җиңү паркы бу көннәрдә балалар тавышыннан шау итеп тора. Анда бик матур итеп эшләнгән балалар мәйданчыгы барлыкка килде. Каян? Кем тарафыннан эшләнде ул? Бу сорау күпләрне кызыксындырадыр, дип уйлыйм. Сораша торгач, эзенә төштек.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International