ЯҢАЛЫКЛАР


30
сентябрь, 2015 ел
чәршәмбе
25 сентябрьдә Арча хакимияте хезмәткәрләре беренчеләрдән булып ГТО нормаларын тапшырды. Алар йөгерде дә, урыннан озынлыкка да сикерде. Ирләр гер күтәрсә, хатын–кызлар аркылы борыска тотынып тартылды. Шулай ук хезмәткәрләр башка спорт төрләре буенча да үзләрен сынап карады.
2015 елның 10 сентябрендә суд урлауда гаепле дип табылган һәм иректән мәхрүм ителгән Арча районында яшәүче 35 яшьлек Алексей Генераловка карата хөкем карары чыгарды.
Арча – Теләче юлының 10нчы километрында бер пошины машина белән бәрдереп үтерделәр.
Казан федераль дәүләт университеты лекторы Айнур Нуриев Арчада “Яшьләр арасында экстремизм һәм терроризм күренешләре профилактикасы” дигән темага лекция укыды.
Сарай-Чокырча авылында яшәүче полиция участок инспекторы булып эшләүче Марсель Шәрәпов “ТНВ” каналында барган “Башваткыч” тапшыруында җиңеп кайтты. “Үзем генә дә, абый белән дә җырладык та әле”, — ди ул.
Тапшыруны РФ Эчке эшләр органнары көне уңаеннан ноябрь башында күрсәтәчәкләр.
1 октябрьдә Арча шәһәренең үзәк мәйданында “Барыгыз да –велосипедка!” девизы астында Сәламәтлек көне уздырыла. Сәгать 10да башлана.
3 октябрьдә сәгать 10да “Ак ладья” шахмат клубында (Галактионов урамы, 27 йорт) өлкәннәр ункөнлегенә багышланган шахмат турниры була.
Арчаның 3нче мәктәбе базасында район тарихында беренче тапкыр “Нәрсә? Кайда? Кайчан?” интеллектуаль уены һәм “Брэйн–ринг” викторинасының район турниры узды.

25
сентябрь, 2015 ел
җомга
Арчаның 5нче гимназиясе янындагы хоккей мәйданчыгы укучыларның гына түгел, өлкәнрәкләрнең дә яраткан урынына әверелде. Кышкы айларда көндез хоккей уйнасалар, кичләрен күпләр анда тимераякта шуарга йөри. Ә менә хәзер ул җәйге айларда да буш тормаячак. Быел биредә универсаль спорт мәйданчыгы төзелде. Татарстанда гына түгел, Идел буе федераль округында да бердәнбер икән ул.
Хәер, төзүчеләрнең эше ел буе бетми. Әле менә август аендагы бәйрәмнәрен дә, кызу эш өстенә комачаулык китермәсен дип, сентябрьгә күчерделәр

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International