ЯҢАЛЫКЛАР


11
сентябрь, 2015 ел
җомга
Шушмабаш мәктәбе тәҗрибә участогында язын булган идек. Ул чакта әле яшелчәләр утыртылган гына, үсентеләр матур булып күтәрелеп кенә килә иде.
Кичә Арча Мәдәният йортында “Татар кызы – 2015” Бөтенроссия конкурсының зона сайлап алу бәйгесе үтте
Без шушы сорауга җавап алу максатыннан сораштырулар үткәрдек.
Республика президент программасы буенча төзелгән Арча шәһәренең 9 номерлы “Шатлык” балалар бакчасы коллективы, ата–аналар сөенеп бетә алмый. Бакчада балалар өчен тудырылган шартлар искиткеч
Быел суда йөзәргә яратучыларга бассейн ишекләре җәй көннәрендә дә ачык булды. Бу турыда район җитәкчесе белән Яңа ел алдыннан булган әңгәмәдә газета укучыларыбыз сорап мөрәҗәгать иткән иде.
Өченче тапкыр инде “Халык участок инспекторы” Бөтенроссия бәйгесе үткәрелә. Иң яхшы участок инспекторын Интернетта тавыш бирү юлы белән халык сайлый. “Бәйгенең беренче этабы 11 сентябрьдән 20 сентябрьгә кадәр бара.
18 сентябрьдә хезмәттәшебез – Гөлсинә Зәкиеваның “Елый икән, елый ирләр дә” пьесасы буенча Арчада иҗат ителгән беренче нәфис фильм күрсәтелә
Маһинур Мортазинаның йорты Яңа Ашытта бик матур урында, табигать кочагында урнашкан. Бәлки, шуңадыр да, оныклары анда мунчасы, ял бүлмәләре белән дача йорты салып куйганнар.

10
сентябрь, 2015 ел
пәнҗешәмбе
Авыл хуҗалыгы ярминкәләре Татарстан Республикасы шәһәрләрендә 26 декабрьгә кадәр булачак.
Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте йортында уздырылган брифингта ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хәбәр итте.
Беренче авыл хуҗалыгы ярминкәсе узган шимбәдә, 5 нче сентябрьдә булды, дип искә төшерде ул. Моннан соң авыл халкы һәр шимбәдә үзенең продукциясен Казан һәм Чаллы шәһәрләренә алып килеп, халык алырлык бәядән сата алачак.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов «Бердәм Россия Яшь гвардиясе» бөтенроссия иҗтимагый оешмасының Координацион советы рәисе Денис Давыдов белән очрашты.
Очрашу Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узды.
Очрашу барышында «Яшь гвардия»нең һәм аның Татарстан Республикасындагы бүлекчәсенең эше перспективалары, дәүләт яшьләр сәясәтен гамәлгә ашыру, шулай ук киләчәк хезмәттәшлек мәсьәләләре турында фикер алыштылар.

ТР Президенты Матбугат хезмәте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International