Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында бүген социаль-хезмәт мөнәсәбәтләрен көйләү буенча республика өч яклы комиссия утырышы узды.
Утырышны Татарстан Республикасы Премьер-министры вазыйфаларын башкаручы, республика өч яклы комиссиянең координаторы Алексей Песошин уздырды.
Алексей Песошин хәбәр иткәнчә, утырышка комиссия әгъзалары, дәүләт хакимиятенең башкарма органнары, ТР Профсоюзлар федерациясе, эш бирүчеләр берләшмәсе вәкилләре, зур предприятиеләрнең профсоюз комитетлары рәисләре, “Россия югары социаль нәтиҗәлелек оешмасы” Бөтенроссия конкурсының республика этабында приз алучылар һәм җиңүчеләр оешмалары җитәкчеләре чакырылган.
Комиссия әгъзалары Татарстан Республикасында минималь хезмәт хакы турында Татарстан Республикасы Профсоюзлар федерациясе, Татарстан Республикасы Эш бирүчеләр берләшмәләренең координацион советы һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты арасында Килешү проектын карады.