ЯҢАЛЫКЛАР


21
август, 2015 ел
җомга
Спортка соңгы вакытта игътибар аеруча нык артты. Бер генә түгел, күп төренә. Футбол буенча да очрашулар булып тора, йөгерешчеләр дә даими рәвештә җитезлекләрен барлый, хоккей спортын сөючеләр күбәеп китте. Һәрберсен әйтеп бетерерлек тә түгел.
“Кырлай” ширкәтеннән Рафис Җәләлиев “Нью-Холланд” комбайны белән 16063 центнер, Ринат Нәфыйков 15756 центнер ашлык суктырды...
Игеннәрне урып–җыю чорында янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәү бик мөһим, — ди янгын күзәтчелеге бүлеге инспекторы Илшат Мәхмүтов. — Көтелмәгән хәлләр килеп чыкканда басуда янгын зур мәйданга таралмасын өчен ут әйләнәсен тиз арада сукаларга кирәк.
22 августта Мирҗәм авылында “Чишмә бәйрәме” уздырыла. Авылдашлар, теләгән һәр кеше бәйрәмгә рәхим итсен!
Бәйрәм кичке сәгать 4тә башлана.
22 августта “Арча” спорт комплексында укучылар арасында волейбол һәм йөзү федерацияләре кубокларына ярышлар була.
10 сәгатьтә башлана.
Кайсы авылда сөт өчен күпме түлиләр дигән сорау белән газета укучыларга мөрәҗәгать иткән идек. Шалтыратучылар күп булды.
Хөрмәтле райондашлар! Аллаһының ярдәме белән шәһәребезнең Көнчыгыш бистәсендә халык акчасына бик матур яңа мәчет төзелеп килә. Аның диварлары торгызылды, түбәсе ябылды, айлары куелды.
18 августта “Казан арты” тарих–этнография музеенда социаль хезмәткәрләр Татарстан Республикасының хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры урынбасары Ирина Просвирякова белән очрашты. Ирина Юльевнаның Арчага беренче килүе генә түгел.
Быел район территориясендә урнашкан “Шатлык” балалар сәламәтлек лагеренда өч сменада 70әр, барлыгы 210 бала ял итте. Беренче смена балалары үзләрен сәламәтлекне кайгыртуга корылган осталык сыйныфларында сынаса, икенче сменадагылар иҗат буенча белемнәрен тирәнәйтте.
Балаларның имгәнүен булдырмау, балалар һәм яшүсмерләргә юл хәрәкәте куркынычсызлыгы күнекмәләрен исләренә төшерү максатыннан 2015 елның 15 августыннан 15 сентябренә кадәр “Игътибар–балалар” айлыгы үткәрелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International