ЯҢАЛЫКЛАР


10
август, 2015 ел
дүшәмбе
Табигать саклау законнарын бозуга каршылыкның нәтиҗәлелеген күтәрү максатыннан Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы 2015 елның 1 августыннан закон бозу фактлары турында конкрет бозуны яки транспорт чарасын теркәп белешмә бирүче гражданнарны матди кызыксындыра башлый. Җитештерү һәм куллану калдыкларын ташлау яки законсыз рәвештә карьер казу (гомуми таралган файдалы казылмаларны лицензиясез чыгару) фактларын теркәүдә ярдәм иткән граждан 1000 (бер мең) сум алачак. Бу системаны кертү төп көчләрне теге я бу хокук бозуны кылган затларны ачыклауга һәм җәзага тартуга юнәлтергә мөмкинлек бирә.

Түләү Татарстан Республикасының бюджет чаралары исәбенә, “2014-2020 елларда ТРда әйләнә-тирәлекне саклау, табигый ресурсларны яңадан торгызу һәм куллану” дәүләт программасы кысаларында, Министрлыкка билгеләнгән чаралар чикләрендә башкарылачак.

Хокук бозуларны теркәүдә ярдәм итү хокук бозу фактының видеоязмасы һәм фотосүрәтләре кушымталанган хәбәрне eco.signal@tatar.ru электрон почта адресына, Министрлыкның http://eco.tatarstan.ru/rus/priem.htm интернет кабулиятенә җибәрү яисә үзең килеп тапшыру юлы белән башкарыла.

7
август, 2015 ел
җомга
Шушы көннәрдә Арча халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә 15 мөмкинлекләре чикләнгән балаларны тәрбияләүче ата-ана өчен түгәрәк өстәл оештырылды. Әлеге чара Арча районының вәкиле башлыгы һәм Совет рәисе урынбасары катнашында узды.

Түгәрәк өстәлдә ата-аналарны борчыган сораулар буенча фикер алыштылар. Шулай ук мөмкинлекләре чикләнгән балаларны тәрбияләүдә тәҗрибә дә уртаклаштылар.
Бөтендөнья бал кортларын саклау фонды (WSBFe.V/), “Бал кортын сакласак – планетаны сакларбыз” дигән балалар өчен халыкара рәсем конкурсында катнашуны оештырган өчен, министрның беренче урынбасары Харис Мусинга рәхмәтен белдерде.

Конкурска “Татарстан урманнарын саклыйк!” конкурсында катнашучы балаларның рәсемнәре җибәрелде. Фонд тарафыннан оештырылган балаларның рәсем конкурслары сабыйларда табигатькә карата игътибарлы һәм сакчыл караш тәрбияләүгә булыша.

Фондның штаб-фатиры Дрезденда (Германия) урнашкан, фондның максаты – бал кортлары үлүне чикләү һәм дөньяви табигый экологик балансны саклау.
28 нче июльдән 5 нче августка кадәрь ТР ГТХМ карамагындагы Эзләү-коткару хезмәтенең хезмәткәрләре һәм штатта булмаган коткаручылар белән бергәләп “Суда иминлек” акциясенең чираттагы этабы уздырылган. коткаручыларның төп көчләре Су спорт төрләре буенча дөнья чемпионатының иминлеген тәэмин иткән вакытта районнарда аларны штатта булмаган коткаручылар алмаштырды. Алар ГТХМ хезмәткәрләренә су объектларында иминлек тәэмин итүгә юнәлгән профилактик акцияләр оештырып уздырырга ярдәм итәләр. 4 нче августка зур сулыклар һәм елгаларга чыгышы булган муниципаль берәмлекләрнең бөнесендә диярлек 3 527 кешене каплаган акция уздырылган.
2015 елның 12 августында Яшел Үзән шәһәрендә урта, югары, өстәмә һөнәри белем бирү оешмалары җитәкчеләре, Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренең мәгариф идарәләре һәм бүлекләре җитәкчеләре, сәнәгать предприятияләре башлыклары Татарстан Республикасы мәгариф хезмәткәрләренең традицион август киңәшмәсе секциясе утырышы кысаларында республикада һөнәри белем бирүдә инновацион инфраструктуралар үсеше мәсьәләләре хакында фикер алышачак. Бу көнне Яшел Үзән механика көллияте базасында ресурс үзәк ачылу тантанасы да узачак. Моннан тыш, секциядә катнашучылар П.А.Кирпичников исемендәге сәләтле балалар өчен лицей-интернатта булачак, Яшел Үзәндәге "Серго исемендәге Завод"ның укыту-методик үзәге эшчәнлеге белән танышачак.
2015 елның 10-12 августында Казан (Идел буе) федераль университетының Алабуга институтында VI Халыкара укытучылар фестивале була. Фестивальдә Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасының әйдәп баручы укытучылары, урта һәм һөнәри белем бирү системасы вәкилләре, гомуми белем бирү учрежденияләре белән актив хезмәттәшлек итүче галимнәр һәм чит ил белгечләре катнашачак.
Халыкара фестивальдә катнашучылар өчен кызыклы мастер-класслар, түгәрәк өстәлләр, тренинглар һәм педагогикадагы алдынгы тәҗрибәләр презентациясе, һөнәри һәм бәхәс мәйданчыклары үткәреләчәк.
Фестиваль турында тулырак мәгълүмат биредә: http://kpfu.ru/elabuga/proecty-instituta/festival-shkolnyh-uchitelej/festival-shkolnyh-uchitelej-znachimoe-sobytie-v.html
«IT-чемпион-2015» респибликакүләм бәйгесенең беренче этабы 15 марттар 31 июльгә кадәр дәвам итте.
Бәйгенең беренче этабында 39 304 укуты катнашты, алар Тр дәүләт хезмәтләр Порталы белән 46 692 татарстанлыны өйрәткән.
Бәйгенең икенче этабы 1 августтан 30 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Бәйгенең икенче этабына баллар өстәү буенча үзгәрешләр кертелгән. Яңа кагыйдәләр белән бәйгенең интернет-битендә танышып була.
Икенче этапта балларның алыштырырга мөмкин булган бүләкләр өстәлгән: моноподлар, наушниклр, рюкзаклар "Адонис" фирмасыннан 3500 сумга мәктәп формасына сертификатлар һәм башка бүләкләр өстәлгән.
Беренче этап җиңүчеләре планшет компьютерлар, ә икенче этап җиңүчеләре смартфоннар белән бүләкләнәчәк. Бүләкләү тантанасы Казанда декабрьдә узачак.
Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов урып-җыю кампаниясенең барышын контрольдә тотып, республика басуларын вертолетта карап чыга. 30 июльдә ул Арча районында да булып, игеннәрнең торышын әйбәт дип бәяләде, аларны югалтуларсыз җыйнап алу буенча киңәшләрен бирде.
Татарстан — күп икътисадый күрсәткечләр буенча, шул исәптән авыл хуҗалыгында да лидер төбәк. Җирле авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре үз продукцияләре белән бөтен республиканы туендыра алалар.
— Авыл хуҗалыгы районы булган Арча районы өчен республика президент программалары бу тармакны үстерүгә зур этәргеч булды, — ди район башкарма комитеты җитәкчесе Илшат Нуриев. — 2014 елда 40х60 программасы буенча техника алу өчен республика бюджетыннан 45 млн. 754 мең сум ярдәм күрсәтелгән булса, быел алты айда гына да 26 млн. 596 мең сум акча бирелде. Быел хуҗалыкларга алты яңа трактор, алты комбайн, унлап туфрак эшкәртү техникасы, биш машина, бер бәрәңге алу комбайны кайтты. Техника паркының шактый тузуын исәпкә алсак, аны яңартуга саллы өлеш бу.
Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәм — Төзүче көне белән котлыйм һәм армый–талмый башкарган иҗади хезмәтегез өчен рәхмәт сүзләре җиткерәм!
Төзүче хезмәте киләчәккә юнәлтелгән, ул — территорияләрне үстерү, безнең кешеләрнең тормышын яхшырту. Бүген төзелеш мәйданчыкларында актив эш алып барыла, объектның күләменә генә түгел, сыйфатына да зур игътибар бирелә. Билгеле, боларның барысы артында да кешеләр тора. Сез киләчәктә дә райондашларыгызны үзегезнең хезмәт нәтиҗәләре белән куандырырсыз, нык һәм матур итеп төзерсез, туган як икътисадын ныгыту өчен барысын да эшләрсез, дип ышанам.
Хөрмәтле төзүчеләр!
Сезгә нык сәламәтлек, уңышлар, барлык планнарыгызның тормышка ашуын телим! Авыр, әмма бик кирәкле хезмәтегез сезгә шатлык һәм муллык алып килсен, сезнең һәр иҗади эшегез райондашларыбызның күп буыннарына шатлык бүләк итсен.
Арча муниципаль район җитәкчесе И. Г. Нуриев
5 августта район башкарма комитеты җитәкчесе Илшат Нуриев Арча шәһәренең көньяк микрорайонында яшәүчеләр белән очрашты.
Очрашуны шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Рафил Исмәгыйлев ачты һәм алып барды.
Район җитәкчесе Илшат Нуриев үзенең чыгышында районда барган матур үзгәрешләр, киләчәккә планнар турында сөйләде.
— Республиканың районга ярдәме бик зур, — диде ул. — Быел гына да 1 млрд. сумга якын акчалата ярдәм керде, төзелешләр, төзекләндерү эшләре киң колач белән алып барыла. Өченче мәктәпнең яңа бинасы ачылу алдында. Район хастаханәсе зур үзгәрешләр кичерә. Бөтен эш халыкның киләчәк тормышын яхшырту өчен башкарыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International