Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
ЯҢАЛЫКЛАР
7
август, 2015 ел
җомга
ЧИТТӘН КАЙТКАН ШИКЛЕ БУЛА
Район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Ринат Фәйзрахманов кызыклы саннар бирде.
— Шәхси хуҗалыкларда күпме терлек булуы турында иң төгәл исәп бездә, — диде ул. — Ни өченме? Безнең участок ветеринария табиблары һәр хуҗалыкта була, чөнки себер түләмәсенә каршы вакцина ясау мәҗбүри. Аны һәр терлеккә бушлай ясыйбыз. Менә шул вакытта алар терлекне дә санап бара инде.
Ветеринарлар исәбе буенча районда шәхси хуҗалыкларда 12350 мөгезле эре терлек, шул исәптән 4843 сыер, 666 тана, 283 ат, 7006 кәҗә һәм сарык бар.
Иң күп сыерны Хәсәншәех һәм Шушмабаш авылларында асрыйлар, аларда сөтлебикәләр — 149ар. Иске Кишеттә — 139, Иске Ашытта — 126, Шекәдә — 119, Апазда — 111, Кәчедә — 105, Пөшәңгәрдә — 104.
Югары Масра, Тылаңгыр, Казанкада сыерлар “Кызыл китап”ка кертерлек — 2–3 баш кына калган.
ВАКЫТЫНДА ТАПШЫРАБЫЗ
Икътисади кризиска карамастан, республика президент программалары буенча 2015 елда да мәктәпләрне ныклап төзекләндерү, яңа мәктәпкәчә балалар учреждениеләре төзү дәвам итә. Бу юнәлештә безнең районда да күләмле эш алып барыла. Бүгенге көндә Арчаның өченче мәктәбе һәм Арча станциясендәге 11нче балалар бакчасында эш төгәлләнү алдында тора.
Бөтен урамның күрке булып торган искиткеч матур бинага әверелде өченче мәктәп. Соңгы елларда ул башлангыч мәктәп булып торды. Хәзер шуңа өч катлы янкорма өстәлде.
– Беренче катында 40 балага исәпләнгән (ике төркем) балалар бакчасы, ашханә, кухня, икенче катында медицина, процедура кабинетлары, китапханә, душ кабиналары, спорт, актлар заллары, җитәкчеләр өчен кабинетлар, өченче катында филология кабинетлары булачак, – диде ”Арча КСМ”ы ширкәтенең төзелеш буенча прорабы Айрат Хәбиров.
БИК КҮПЛӘРГӘ БЕЛЕМ БИРГӘН
3 августта Курса Почмакта яшәүче Ания Фәхретдиновага 90 яшь тулды. Ания ханымны олуг юбилее белән котларга район социаль яклау идарәсе җитәкчесе Илдус Әһлиев килде. Илдус Котдус улы гомеренең 43 елын балаларга белем бирүгә багышлаган мөхтәрәм әбекәйгә РФ Президенты В.Путинның котлау хатын чәчкәләр, бүләкләр тапшырды.
Үзен котларга килүчеләрне элеккеге мөгаллимә ханым уртанчы улы Рәис белән капка төбендә каршы алды. Ишегалдына үткәндә уң якта чәчәк диңгезе. Әлеге гүзәллек аеруча ямь биреп тора. “Чәчәкләрне киленем үстерә, мин чүпләрен утыйм, шланга тотып су си- бәм”, — дип бераз горурлану, куану белән әйтә Ания әби. Әллә шаярта, әллә... Белмәссең. Ул арада килене Гөлсинә апа да чыкты. Рәис абый белән Гөлсинә апа атна саен, кайчак атна уртасында да Казаннан әниләренең хәлен белергә кайта, шул арада бакча эшләрен дә карап китәләр икән.
Иске Иябашка асфальт юл салынды
Авыл кешесе өчен моннан да зуррак шатлык тагын бар микән. Юлсызлыкның бөтен газабын күргән кеше генә аңлый аны. Дөрес, моңарчы да бу авылга күтәртелгән яхшы юл салганнар иде инде. Шушы көннәрдә «Татавтодор»ның Арча филиалы авылга керүче юлга (барысы 2,7 км) асфальт түшәде. Хәзер Яңа Иябаш халкы яңа асфальт юлның игелеген күрә. Моның өчен алар республика, район җитәкчеләренә һәм төзүчеләргә рәхмәтле.
Арча районы хастаханәсенә Испаниядән лифт кайтачак
Арча районы хастаханәсенә Испаниядән лифт кайтачак
Район үзәк хастаханәсе яныннан узучылар аның тышкы кыяфәтенең заманча рәвешкә керүенә игътибар итәдер.
Эчке күренеше тагын да шаккатырлык. Биредәге ремонт эшләре инде төгәлләнеп килә. Тиздән авыруларны икенче катка күтәрү өчен куелачак лифт кайтырга тиеш. Ул махсус заказ белән Испаниядә эшләнгән. Яңартылган хастаханәгә кергәч, бу Арчаныкы түгел, ялгыш эләктем ахры, дип кире борылып чыгып китмәгез тагын!Палаталар,реанимация, операция ясау бүлмәләре, коридорлар, гомумән, бар да баштанаяк үзгәргән монда. Кайчаннан бирле хастаханәдә җылы су юклыгына зарлана идек. Хәзер һәр палатада булачак ул, барысына да юынгычлар куелган. Баш табиб Тәлгать Баһаветдинов әйтүенчә, бина гына түгел, хастаханәнең җиһазлары да яңарачак. Ремонтланган корпус янында калган бүлекләр урнашкан бина хәзер бик боегып тора кебек. Баш табиб киләчәктә анысына да төзекләндерү үткәреләчәге турында белдерде.
КЫТАЙ ТАТАРЫ АРЧА ТӨБӘГЕНДӘ ТУГАННАРЫН ЭЗЛИ
Арча педагогика көллиятендә “Безнең мирас” журналы хезмәткәрләре кунакта булды. Баш мөхәррир, шагыйрь, прозаик Ләбиб Лерон, мөхәррир урынбасары, шагыйрь Марат Закир, яшь шагыйрь, «Ак бүре” операсы авторы Рүзәл Мөхәммәтшин журнал турында сөйләделәр, киләчәккә планнары белән таныштырдылар.
Кунаклар арасында әлеге журналга нигез салучыларның берсе, аның иң беренче номерын чыгарган “Безнең мирасның” тарих, педагогика, дин бүлеге мөдире, Арчадагы “Казан арты” тарих-этнография музее хезмәткәре Ленар Гобәйдуллин да бар иде.
Яңалыклар
Закон тарафыннан рөхсәт ителгән аракы сату кимеде, әмма законсыз, составына спирт кергән, шулай ук Казахстанда эшләп чыгарылган алкоголь продукциясе артты. 100 граммлы флаконнарда да, 5 литрлы канистрларда да чыгарыла, документларсыз, лицензиясез, закон тарафыннан тыелган вакытта да, балигъ булмаганнарга да, стационар булмаган киосклардан, шәхси хуҗалыклардан да сатыла. Суррогат аракы кулланып агулану очрак- лары да ешайды. Шуның өчен бу мәсьәләгә битараф булмаган һәркем ”Интернет” челтәрендә ”Халык контроле” проектында үз мөрәҗәгатен калдыра ала. Арча муниципаль районы порталында да ”Кире элемтә” (обратная связь) бүлегендә ”Халык- тан сорашу” дигән урын бар. Шунда аноним рәвештә законсыз аракы сату очраклары турында язып җибәрергә дә мөмкин.
Яңалыклар
2015 елның 13нче июлендә кабул ителгән Федераль закон нигезендә 18 яшькә кадәрле инвалид бала тәрбияләүче ата–аналарның берсенә (опекунга, попечительгә, баланы тәрбиягә алучыга) еллык түләүле ял аның теләге белән аның өчен уңайлы вакытта бирелә. Закон 2015 елның 24 июлендә үз көченә керде.
Яңалыклар
Наласа авылында туып үскән язучы Рөстәм Галиуллинга Татарстан Хөкүмәте карары белән рес публиканың Муса Җәлил исемендәге премиясе бирелде.
Карарда әйтелгәнчә, ул бу бүләккә татар әдәбияты үсешенә керткән өлеше һәм яшьләргә атап язылган “Юлларда җил ак иде...”, “Одиночество” китаплары өчен лаек булды.
Бүгенге көндә якташыбыз, филология фәннәре кандидаты Рөстәм Галиуллин Татарстан Фәннәр Академиясенең Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының гыйльми сәркатибе вазифасын башкара, докторлык диссертациясе өстендә эшли һәм иҗатын дәвам итә.
Без барлык райондашлар исеменнән Рөстәм Госман улын олы бүләккә лаек булуы белән ихластан тәбрик итәбез һәм иҗат уңышлары теләп калабыз!
Яңалыклар
Бер гектардан уртача уңыш — 26 центнер. Иң югары уңыш “Кырлай”, “Игенче”, “Тукай” ширкәтләрендә.
Моннан алдагы бит
Алдагы бит
Датасы буенча тикшерү
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз