Транспорт белән идарә итүчеләр арасында хатын–кызлар саны артканнан–арта бара. Алар хәзер төрле бәйгеләрдә катнашып, үзләренең осталыкларын да сынарга күп сорамый. Безнең районда да менә ничәнче ел рәттән инде ярыш оештырыла. Бу матур традиция быел да дәвам итте. 3 августта ЮХИДИның Арча бүлекчәсе ”Автоледи–2015” бәйгесе үткәрде.