ЯҢАЛЫКЛАР


5
август, 2015 ел
чәршәмбе
“Кырлай” ширкәтеннән Ринат Нәфыйков “Нью-Холланд” комбайны белән 3607 центнер ашлык суктырды.
“Мәрҗани” ширкәтеннән Рәдиф Хәбибуллин “Лексион” комбайнында 3179 центнер ашлык суктырды.
“Татарстан” ширкәте комбайнчылары Фәрит Хөснетдинов, Фәнил Зыятдинов 3032–3025 центнер ашлык суктырдылар.
Арча районы прокуроры һәм прокуратура хезмәткәрләре 2015 елның августында һәм сентябрендә урыннарга барып район авыл җирлекләренең административ биналарында гражданнарны кабул итәчәкләр.
2015 елның 8 августында Арча шәһәре стадионында мөселман балалар Сабантуе була. Программада милли көрәш, велосипедчылар, пляж волейболы, петанк, стритбол, җиңел атлетика, теннис буенча ярышлар.
1993 елда ачылган Арча балалар сәнгать мәктәбенә шуннан бирле капиталь ремонт ясалмаган иде. Ниһаять быел республика Хөкүмәте карары нигезендә мәктәпне төзекләндерү, җиһазларны яңарту өчен 19336400 сум акча бүлеп бирелде.
Арчада аларны район ветераннар советы җитәкчесе Альберт Җамалиев озатып калган. Газиз ата – бабаларыбыз яшәгән изге җир каршы алган. Алар Җәмигъ мәчете хәрабәләренә тезләнеп намаз укыганнар
Анда санэпидемстанция һәм янгын часте вәкилләре дә катнаша. Бүгенге көндә авыл һәм шәһәр мәктәпләрендә, балалар бакчаларында хәл ничек?
Арча мәдәният бүлеге авыл мәдәният йортлары, клубларының җәйге чорда ни белән шөгыльләнүләрен, территорияләренең нинди хәлдә булуын тикшерә.
Түбән Мәтәскәдә буш урында гаилә фермасы төзеп бөтен республикага танылган Айдар Сабиров сыерлар санын 350 башка җиткерү турында хыяллана. Аның планнары чынбарлыкка әвереләсе көннәргә дә ерак түгел икән инде.

31
июль, 2015 ел
җомга
Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов 30 июльдә Арча районында булды. Аны район җитәкчесе Илшат Нуриев каршы алды һәм озатып йөрде.
Рөстәм Миңнеханов башта вертолетта район басуларында урак барышын үзе карап чыкты, аннан соң “Ак барс” агрокомплексы” ширкәтенең урып–җыю эшләре барган иген басуында хуҗалык- лар җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары белән очрашты.
Муниципаль район җитәкчесе Илшат Нуриев урып–җыюның барышы, райондагы төзелешләр, республика президент программаларының үтә- леше белән таныштырды. Район басуларында быел 55 мең гектарда игеннәрне урып–җыярга кирәк. Урып–җыю эшләре тулы көчкә кереп бара. “Ак барс” агрокомплексы”, “Курса МТСы”, “Кырлай”, “Игенче”, “Ватан”, “Северный” һ.б. хуҗалык- ларда мул уңыш көтелә. Район игенчеләре үз алларында торган бурычны үтәп чыгарга әзер.
Ул барлык өлкәләрдә күрсәткән ярдәме, кайгыртучанлыгы өчен Рөстәм Миңнехановка рәхмәт әйтте.
Дөнья чемпионатын ачу тантанасында Россия Президенты Владимир Путин һәм Татарстан лидеры Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Казанда спортның су төрләре буенча дөнья чемпионаты үтә икән, димәк, Татарстанны беләләр, таныйлар, республика лидеры сәясәтен, инициативаларын, программаларын хуплыйлар. Республиканың зур спорт вакыйгасын оештыра алачагына ышаналар. Казан спортчыларны, кунакларны кабул итәргә әзерләнде, башкалабыз тагын да матурланды, аның дөнья һәм ил күләмендә абруе артты. Казан бүген Россиянең профессионалларга һәм спорт сөючеләргә шөгыльләнү өчен менә дигән инфраструктуралы спорт башкаласына әйләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International