“Бердәм Россия” сәяси партиясенең җирле бүлекчәсе “Геройлар урамнары” проекты нигезендә игелекле эш башкара. Проектның максаты – геройларны искә алу, алар белән халыкны таныштыру, ватанпәрвәрлек рухында яшьләрне тәрбияләү. Арча станциясендәге яңа 9нчы балалар бакчасында (“Шатлык”) әти-әниләр, балалар белән үткәрелгән истәлекле урам бәйрәме шуның ачык мисалы.
Арча станциясендә мәчеттән өстәрәк Марат Лотфуллин урамы бар. Кем ул Марат Лотфуллин? Ни өчен урамны аның исеме белән атаганнар? Белгәннәр, Әфганстан сугышында һәлак булган егет, диләр. Очрашуга әнисе Илсөя апа да килгән иде. Аз сүзле ана улы турында әллә ни сөйли алмады.