ЯҢАЛЫКЛАР


2
июнь, 2015 ел
сишәмбе
Безнең Каенсар авылында үрнәк гаиләләр бик күп. Аларны күреп күңел сөенә. Без әнә шундый пар канатлы, бер-береннән башка яши алмаучы, бер-берсен кайгыртып, яратып, шатлыкларын да, кайгыларын да бергә уртаклашып яшәүче матур гаиләләрнең берсе 55 ел иңгә –иңне куеп гомер кичергән Зайнуллиннар гаиләсендә кунакта.

29
май, 2015 ел
җомга
Рөстәм Миңнеханов тәкъдиме белән 2015 ел Парклар һәм скверлар елы дип игълан ителде. Шушы уңайдан яшел ял зоналарын төзекләндерүдә күләме һәм нияте буенча гаять зур программа тормышка ашырыла.
Казанда 2015 елның апрелендә иҗтимагый оешмаларның “Президент белән бергә” форумы булды. Татарстанда “Президент белән бергә” дигән республикакүләм иҗтимагый хәрәкәт эшли башлады. Аның төп максаты – татарстанлыларның, Президент Рөстәм Миңнеханов инициативаларын һәм социаль программаларын тормышка ашыруга теләктәшлек белдереп, республика үсешендә катнашуы.
“Казан арты” тарих–этнография музеенда Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле Сәрия Сабурская үзенең республика районнарындагы җәмәгать ярдәмчеләре белән “Гражданнарның торак хокукларын саклауга булышлык” темасына семинар–киңәшмә үткәрде.
“Кырлай”, “Игенче” ширкәтләре, Сабиров фермер хуҗалыгы күпьеллык үләннәрне ура башлады инде
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек министрлыгының нәсел эше буенча бүлек җитәкчесе Ирек Әхмәтов Арча районы хуҗалыкларының май аенда терлекчелектәге эш нәтиҗәләрен кабул итүдә катнашты.
Арча һәм Әтнә районнары буенча Пенсия фонды идарәсе ана капиталыннан бер тапкыр бирелә торган 20000 сум акчаны алырга теләүчеләрдән гаризалар кабул итә. Белгечләр җәй айларында шимбә көнне дә гаризаларны көндезге сәгать 12гә кадәр кабул итәчәк.
Район Сабантуе 7 июньдә Арча шәһәре стадионында 10 сәгатьтә башлана
– Хат язып тормыйм инде, әйтәсе килгән сүземне телефон аша гына хәбәр итәм, – диде ул. – 1 майда һәркем зиратка барып, якыннарының каберен чистартты. 9 майда кич белән авыл халкы бердәм зиратның буш урыннарын, исемсез һәм караучысыз каберләрне тәртипкә китерде
Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән ХIнче тапкыр “Нечкәбил–2015” республика бәйгесе үткәрелә

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International