ЯҢАЛЫКЛАР


25
февраль, 2019 ел
дүшәмбе

24 нче февраль көнне  Арча Укучылар Сарае командасы Балтач районында үткәрелгән картинг ярышларында катнашты.  

23-24 нче февраль көнне Казан шәһәрендә “Зилант-2019” халыкара кинофестивальнең финал өлеше булып узды.

22-24 нче февраль кәннәрендә Арча укучылар Сарае командасы Спорт туризмы буненча Республика слётында катнашты.  Слёт  кысаларында торле конкурслар һәм чаңгы дистанцияләрендә туризм ярышлары үткәрелде.


22
февраль, 2019 ел
җомга

Биектау республиканың үсмер көрәшчеләрен үзенә җыйды: 20-21 февраль көннәрендә биредә “Сабантуй” журналы призына республика беренчелеге узды. Мәртәбәле турнирда үз көчен сынарга дип 565 көрәшче келәмгә чыкты. Бу – рекордлы күрсәткеч.
 

20 февральдә Арча шәһәренең 11-нче номерлы балалар бакчасында тәрбияләнүчеләргә  ГТО нормативларын тестлаштыру узды.

Урта Курса фермасы мөдире Марс Хәйруллинның бирегә эшкә килүенә быел 46 ел тула икән. “Мин аңарчы да фермада идем инде, – ди ул. – Дәресләр беткәч күрше апаларга булышырга килә идем, ферма безнең бакча башында гына бит”.

Районда эшмәкәрләр белән җыелып сөйләшү булды. Җыелышны район башлыгы Илшат Нуриев алып барды. Очрашуда район прокуроры Фәнис Шәйхаттаров катнашты.

Без аның белән көн саен диярлек очрашабыз. Күрешеп, хәлләр сорашып алабыз. Аның белән сөйләшүе рәхәт, йомыш белән килүчеләр дә: “Җайлы, ипле кеше”, – дип китәләр.

Арчаның Җәмигъ мәчетендә имамнар һәм абыстайларның чираттагы җыелышы булды. Җыелышка ТР Диния нәзарәтеннән, күрше районнардан да имам-мөхтәсибләр, дин әһелләре килгән иде.

Арчада яшәүче Сания апа Әмировага 90 яшь тулды. “Арча АТПсы” җәмгыяте җитәкчесе Рүзәл Гәрәевнең әнисе ул. Юбилярны котларга район башлыгы Илшат Нуриев килде. Илшат Нуриев Сания апаны котлап, Президент В.Путинның һәм үзенең Рәхмәт хатларын тапшырды. Мәҗлес кафеда үтте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International