ЯҢАЛЫКЛАР


8
февраль, 2019 ел
җомга

Арча һәм Әтнә районнары буенча Пенсия фонды идарәсенең еллык хисап җыелышы булды. Казаннан Татарстан Республикасы Пенсия фонды идарәсе бүлек җитәкчесе Светлана Макарова кайтты. Районнан икътисад һәм финанс бүлеге җитәкчесе Ленар Абдуллин катнашты. Район прокуратурасы, суд приставлары бүлегеннән дә вәкилләр бар иде.

Эшсезлек турында никадәр генә сөйләсәк тә, сөйләп кенә мәсьәлә уңай хәл ителми. Безнең районны да бу проблема читләп үтми, хәтта көн кадагында дисәң дә була. Халыкның шактыеның Казанга йөреп эшләве һәркемгә мәгълүм.

Татарстанда 2019 елның 1 гыйнварыннан яңа салым системасы – “Профессионал керемгә салым” турында закон эшли башлады.

1 гыйнварда якташыбыз, язучы Рафаил Төхфәтуллинның тууына 95 ел тулды. Аны искә алу кичәсе Арча Үзәк китапханәсенең уку залында узды. Китапханә хезмәткәрләре искиткеч кичә әзерләгән.

Арчада яшәүче Зәйтүнә Закированы 90 яшьлек туган көне белән котларга район башлыгы Илшат Нуриев килде. Ул юбилярга үзенең һәм РФ Президентының котлавын, бүләк тапшырды.

Тәнзилә апаның яшьлеге авыр сугыш елларына туры килсә дә, картлык көне бәхетле.

Казанбашта гомер итүче Рауза Галимованың 90 яшьлек туган көненә йортта Коръән ашы укыттылар. Ашка үзеннән ике яшькә өлкән, Мамадыш районында яшәүче апасы да килгән иде. Сеңлесен котлап, аның тормыш юлын һәм изге теләкләрен чагылдырган шигырь дә язып килгән. Бу көнне аларда кунаклар күп булды. Юбилярны гомер бәйрәме белән котларга район башлыгы Илшат Нуриев та килде.

Моннан унбиш еллар элек үтеп барышлый “Мөндеш сельхозтехникасы”на керергә туры килгән иде. Бетәбез, аяк сузабыз, дип торган вакытлары. Көчсезләнеп калган умарта гаиләсе кебек, капка төбендә сак та юк. Керү юлындагы эскәмиядә өч кеше тәмәке көйрәтеп утыра. Беләм дә әле үзләрен, алтын куллы, озак еллар шушында хезмәт иткән егетләр. Цехларда тынлык. “Аптыраганнан менеп утырдык”, – диләр.


6
февраль, 2019 ел
чәршәмбе

1 февральдә Арчада “Бердәм Россия” көне”  үтте. Районга Россия Федерациясе һәм ТР Дәүләт Советы депутатлары, республиканың төрле тармаклары җитәкчеләре, министрлыклар вәкилләре килде.

Сталинград өчен барган бәрелешләрдә җиңүгә 76 ел булды. Икенче бөтендөнья һәм Бөек Ватан сугышларында бөек борылыш чоры буларак теркәлгән Сталинград кан коешы 1942 елның 17 июлендә башланып китә. 1943 елның 2 февралендә Идел буендагы шәһәр өчен сугышлар совет гаскәрләренең җиңүе белән тәмамлана. Бу сугышларда йөз меңнәрчә татарстанлы да катнаша. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International