Утар Аты авыл җирлеге башлыгы Илгиз Гайнуллинның аянычлы үлеме бик күпләрне тетрәндерде. Мин бу хәбәрне ишетүгә, ышанып бетәргә теләмичә, Утар Аты авылында яшәүче ветеран хәбәрчебез Илсум абый Садыйковка шалтыраттым.
Иртәдән телефоныма хәбәр килде. Берәрсе туган көнем белән котлыйдыр инде. Котлап кына калмаганнар, 350 сум акча да салганнар. Вәйт, рәхмәт төшкерләре! Аня дип тә куйган әле.
3-10 декабрьдә районда “Күренеп тора торган бул!” дигән акция үткәрелде.
7-9 декабрьдә “Арча” спорт комплексында мини-футбол буенча республика беренчелегенең финал ярышлары булды.
Башкортстан Республикасы Октябрьский шәһәрендә бокс буенча "А" классының Русия спорт мастеры Тимур Габдуллин истәлегенә багышланган XV Ботенрусия ярышлары үтте.
7-9 декабрьдә " Арча» балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбенең спорт залында 2003-2004 елларда туган яшүсмерләр командалары арасында мини-футбол буенча 2018 елгы Татарстан Республикасы беренчелегенең финал ярышлары узды.
7-9 декабрьдә Казан шәһәренең " Бокс һәм өстәл теннисы Үзәгендә «Алтын очкын» тхэквондо буенча традицион XI Бөтенроссия турниры узды
2018 нче елның 5 нче декабрендә Г.Камал исемендәге Сикертән төп гомуми белем мәктәбендә Татарстанның халык язучысы, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, күп санлы әсәрләр авторы – М.Мәһдиевкә багышланган IV районара М.Мәһдиев укулары булып узды. Арча муниципаль районы “Мәгариф идарәсе” муниципаль учреждениесе җитәкчесе укучыларның иҗади сәләтләрен ачуда М.Мәһдиев укуларының зур этәргеч булуын билгеләп үтте.
Бүген Казанда ТР муниципаль хезмәткәрләренең спартакидасы кысаларында бадминтон уйнаганда Утар Аты авыл җирлеге башлыгы Илгиз Гайнуллин үзен начар хис итә. Ярышларда дежур торучы «ашыгыч ярдәм» бригадасы аны республика клиник хастаханәсенә алып китә. Йөрәк-кан тамырлары системасында тайпылышлар булу сәбәпле, ашыгыч рәвештә операция ясарга уйлыйлар, тик өлгермиләр…
Илгиз Гайнуллинга шушы айда 53 яшь туласы иде…
Урыны оҗмахта булсын. Якыннарына авыр кайгыны күтәрергә Аллаһы Тәгалә сабырлык, сәламәтлек бирсен.
Илгиз Ильяс улы озак еллар бөек якташыбыз Габдулла Тукай туган Кушлавыч авылында мәктәп директоры булып эшләде. Бу елларда ул төрле каршылыкларга карамастан, авылда мәктәпне саклап калу өчен зур көч куйды. Соңгы елны ул Утар Аты авыл җирлеген җитәкләде. Монда да халыкның ихтирамын яулап, кешеләр белән аңлашып, күп мәсьәләләрне уңай хәл итә алды. Җитәкчеләр дә аны хөрмәт итәләр иде. Район халкы исеменнән туганнарының, тормыш иптәше Суфия ханымның, кызларының, кияүләренең тирән кайгысын уртаклашабыз.. Урының җәннәт түрләрендә булсын…
Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Зөлфәт Шәрәфетдинов: “Авыл халкы өчен куанычлы хәбәр бар, кечкенә фермалар төзү өчен 120 мең сум урынына – 200, 200 мең сум урынына 400 мең сум акча бирә башлыйлар”, – диде.
Гомумән, дәүләтнең соңгы елларда авылларны саклап калу юнәлешендәге иң әйбәт программаларының берсе бу. Безнең районда кечкенә фермалар төзү өчен 138 кеше 20 млн. 780 мең сум акча алган инде.
– Теләүчеләр тагын бар әле, – ди Зөлфәт Зөфәр улы. – Хәзер 200 мең сум алу өчен сыерларны – 3, 400 мең сум алу өчен 5 башка арттырырга кирәк булачак. Кечкенә фермалар төзү буенча Апаз (18), Урта Курса (13), Яңа Кенәр, Иске Кырлай (11әр) авыл җирлекләре аеруча активлык күрсәтә. Арча шәһәре муниципаль берәмлегенә кергән авылларда да 6 ферма төзелде. Шуларның берсе Айван авылында быел сафка керде.
Айван авылында бик тырыш, заман үзгәрешләре алдында каушап калмаган, тәвәккәл кешеләр яши. Без алар турында язгалап торабыз. Ә менә Таһир Вәлиев хуҗалыгында беренче булуыбыз. Ул безгә яңа төзелгән фермасын күрсәтеп йөрде. Җыйнак, заманча җиһазландырылган торак, терлекләр өчен дә эшләү өчен дә уңай.