Тренерлар Гүзәл һәм Тәлгать Әхмәтовлар кулы астында шөгыльләнүче район волейбол җыелма командасының уңышлары турында еш ишетергә туры килә. Алар район данын республика күләмендә никадәр якламагандыр! Әлбәттә, җыелма командада кенәрләр генә уйнамый, шулай да нигезен алар тәшкил итә, күп уйнаучы шушы мәктәпнеке.
“Арча” спорт мәктәбе укытучысы Венера Таджибаева да мактап туймый үзләрен. Узган атнада Яңа Кенәр мәктәбендә волейболчыларны бүләкләү тантанасы булды. Гадәттә, ярышлардан уңышсыз кайтмасалар да, бүләкләнүгә сәбәп булган ярыш — республика беренчелегеннән җиңүче булып кайттылар.
Кенәрләр элек-электән спорт остасы булып танылу алган халык. Бүгенге көндә дә аларның волейболчылары белән беррәттән хоккей осталары, көрәшчеләре дә республика дәрәҗәсендә алдынгылыкны бирми. Ноябрь башында Мамадышта республика беренчелегенә узган ярышларда малайлар командасы – 1нче, кызларныкы 2нче урын алып кайтты. Арча районының волейбол спорты тарихында кызлар командасы беренче тапкыр финалга чыгып алдынгы урынга лаек булды.
“Сәламәт тормыш рәвеше” рубрикасын дәвам итәбез. Без бүген сезгә Яңа Кишеттә тигезлек белән гомер итүче Руза апа белән Рәиф абый Әхмәтшиннарның киңәшләрен җиткерәбез.
Күптән түгел алар безнең редакциядә булдылар. Киләселәрен белгәч: “Рәиф абый, скрипкаңны калдырма яме”, – дип әйттек. Коллектив белән җыелып, Рәиф абыйның скрипкада уйнавын тыңладык. Моңлы көйләр башкарды ветеран. Аннан бергәләп сөйләшә-сөйләшә чәй эчтек. Рәиф абый белән Руза апа – икесе дә Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлаган белгечләр. Рәиф абый заманында Казахстанда зур совхоз директоры, Арчада колхоз рәисе, авыл Советы җитәкчесе булып эшләгән кеше. Бүген алар, балалар тормышына куанып, чәчәкләр, яшелчә, җиләк-җимеш үстереп, һәр туган көннән ямь, тәм табып яшиләр.
Татарстан Республикасының ДОСААФ иҗтимагый-дәүләт берләшмәсенең киңәйтелгән утырышы Арча сәнгать мәктәбендә булды. Киңәшмәне Татарстан Республикасының ДОСААФ идарәсе рәисе, генерал-майор Дамир Динниулов алып барды. “Арча” спорт комплексында армия хезмәте үтәчәк егетләр командалары арасында республика күләмендәге спартакиада булды, дип язган идек инде. Ул спортның хәрби-кулланма төрләре буенча үткәрелде. Шул көнне киңәшмә уздырылды. Киңәшмәдә район башлыгы Илшат Нуриев катнашты.
ТАССРның халык, РСФСРның атказанган артисткасы, “Хезмәт батырлыгы өчен” медале иясе Нәгыймә Таҗдаровага 130 яшь тулу уңаеннан район мәдәният учреждениеләре арасында Таҗдарова иҗат иткән образларны “Иң яхшы башкаручы” бәйгесе бара. Ул алты зонага бүленеп үткәрелә.
Кышкар авылында үткәнендә шул тирә авыллар мәдәният учреждениеләре иҗат коллективлары катнашты. Иң кызыгы, бар да аякка баскан, зур гына түгел, ә кечкенә авыллар клублары да бу бәйгегә үзләренең чыгышларын әзерләгән. Кышкар зонасына хуҗалардан тыш, Симетбаш, Яңа Кишет, Иске Кишет, Иске Йорт, Өчиле, Күкчә Бирәзә, Чиканас, Шушмабаш, Шекә, Носы, Сәрдәбаш авыллары үзешчәннәре кергән иде. Сәхнәгә яшьләр белән беррәттән өлкәннәр дә чыкты һәм үзләренең уеннары белән тамашачыны шатландырды.
Нәгыймә Таҗдарова турында берничә сүз. Ул 1888 елда Утар Аты авылында туган. 1926 елның көзеннән Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театрында уйнаган. Бик күп рольләр иҗат иткән. Бәйгедә катнашучыларның да бурычы ул уйнаган спектакльләрдәге ул уйнаган рольләрне оста итеп башкару. Уйнау осталыгы гына түгел, үзешчәннәрнең костюмнарына да, гримга да, өзекнең куелышына да игътибар ителде. Бәйге булгач, жюри тәнкыйть күзлегеннән чыгып бәя бирсә, шәхсән мин үзем элеккеге заман спектакльләреннән өзекләрне дә, киемнәрне дә (каян табып бетергәннәр диген), үзешчән артистларның уеннарын да яратып һәм сокланып карап утырдым. Дөрес, кимчелекләр бар, әмма алар Нәгыймә Таҗдарова түгел бит.
Кышкардан “Зөбәрҗәт” фольк-лор ансамбленә йөрүчеләр (бар да өлкән яшьтәгеләр) Кәрим Тинчуринның “Зәңгәр шәл”ен, андагы ишан янына өшкертергә әйберләр алып килгән мизгелне алганнар. Тере тавыкка кадәр сәхнәгә алып чыкканнар. Таҗдарова башкарган рольдә Фоадия Чубаева уйнады. Калган рольләрдә Әнисә Зарипова, Наилә Галләмова, Ләйсән Шәфигуллина, Җәүдәт Сөләйманов, Фарух Хәйретдинов. Әнә шулай күмәк күренеш белән башланып китте бәйге.
13 ноябрь – начар күрүчеләрне берләштерү көне буларак билгеләп үтелә.
Бөтенроссия сукырлар җәмгыятенең Арча, Балтач, Әтнә, Биектау районнарыннан начар күрү буенча инвалидларны туплаган Арча жирле бүлекчәсе хисап жыелышы да шушы вакытка туры килде. Ул Арча үзәк китапханәсендә үтте һәм анда сукыр-
лар җәмгыяте активистлары катнашты. Очрашуга район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов, район ветераннар советы рәисе Наил Габдрахманов, халыкны социаль яклау бүлеге җитәкчесе Ләйсән Галәветдинова, Пенсия фонды җитәкчесе Рузилә Нурмөхәммәтова килгән иде. Очрашуны сукырлар җәмгыятенең җирле бүлекчәсе җитәкчесе Зөфәр Зарипов ачты.
Соңгы вакытта Интернет челтәрләрдә, инстаграмда 2018 елның 20 ноябреннән юл хәрәкәте кагыйдәләре бозган өчен штрафларның артачагы турында хәбәрләр басылып чыкты. Бу халык арасында борчу уятты, чөнки анда күрсәтелгән саннар бик зур иде. Әмма ноябрьнең 20се узды, штрафлар да шул килеш калды. “Бу хакта безгә бернинди күрсәтмә килмәде”, – диделәр Россия Эчке эшләр министрлыгының Арча районы буенча бүлеге ЮХИДИ идарәсендә. Ел саен ноябрь–декабрь айларында шундый хәбәрләр таралып ала инде. Бу да шундый хәбәрләрнең берсе булды, күрәсең. Димәк, штрафлар суммасы шул килеш калачак.
Ә менә юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуга килгәндә, аларның саны кимеми, киресенчә, елдан-ел арта гына. Бигрәк тә тиешсез урында алдагы машинаны узарга чыгу, тизлекне арттыру, куркынычсызлык каешын такмыйча машина белән идарә итү, исерек килеш руль артына утыру һәм башкалар. Рейдлар, “Тоннель” операцияләре (ул быел гына да 11 тапкыр үткәрелгән) шуларны барлау һәм вакытында чара күрү максатыннан оештырыла.
10 айда гына район юлларында 552 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Шуларның 252се транспорт чарасына зыян килү белән төгәлләнгән, ә 27сендә кешеләр зыян күргән, ягъни 28 кеше төрле авырлыктагы тән җәрәхәте алган, 4се үлем очрагы белән тәмамланган. Җәен Сабантуй көнне булган юл һәлакәтендә бер бала травма алган.
2018 елның 12 декабрендә 12 сәгатьтән алып 20 сәгатькә кадәр Россия Федерациясе Президентының йөкләмәсе буенча дәүләт идарә органнарында һәм җирле үзидарә органнарында гражданнырны кабул итү буенча Бөтенроссия көне үтәчәк.
Арча муниципаль районында гражданнарны кабул итү Арча шәһәренең Советлар мәйданында урнашкан 14 йортта узачак.
Органнарның компетенциясенә 131 номер белән 2003 елның 6 июнендә кабул ителгән “Россия Федерациясендә җирле үзидарә органнарын оештыруның гомуми принциплары” Федераль законының 15 маддәсенә яраклы рәвештә урындагы җирле мәсьәләләрне хәл итү керә.
(884366)3-11-33 телефоны буенча алдан язылып килергә мөмкин. (Алдан язылып килү мәҗбүри түгел).
Әлеге язманы Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Тәлгать Таһирҗановның республика һәм районның иң алдынгы комбайнчыларын хөрмәтләү тантанасында әйткән сүзләреннән башлыйм.
– Комбайнчыларны роботлар белән алыштырып карауга омтылучылар булган, – диде ул. – Әмма абруйлы шәхесләр фикеренчә, комбайнчыны бернәрсә дә алыштыра алмаячак. Дөрес, хәзерге техникада эшләү өчен белемле кешеләр кирәк. Робот ватылган комбайн- ны төзәтә алмый. Сез куелган күпме хезмәтнең соңгы нәтиҗәсен хәл итүче кешеләр, ел буе башкарган эшләргә йомгак ясаучылар. Бу залга иң яхшыларыгыз, иң осталарыгыз җыйналган. Зур рәхмәт, сезгә!
Район башлыгы Илшат Нуриев биредә утырган кыр батырларының күбесенә урып-җыю барышында Рәхмәт хатлары, акчалата премияләр тапшырган иде инде.
Арча яшүсмерләре, уңайлы автобуска төялешеп, предприятиеләр, китапханә, музей, кафелар буенча сәяхәт иттеләр. Иң башта Арчаның үзәк китапханәсенә тукталдылар. Арчаның 5нче гимназиясендә укучы 9 сыйныф укучылары иде алар. Әлеге чара Бөтендөнья эшмәкәрлек атналыгы кысаларында үтте.
Арча китапханәсендә кунакларны каршы ала беләләр. Китапханә хезмәткәрләре бик рәхәтләнеп яшүсмерләрне китап дөньясы белән таныштырдылар, китап укырга кирәклеген үтемле итеп төшендерделәр, яңа кайткан китап- ларны исәпкә алу тәрибе турында аңлаттылар, кешегә тискәре йогынты ясаучы язмалар барлыгын әйтеп, аларның аерым исемлеккә кертелүләре хакында сөйләделәр. Берничә минут ял да итеп алдылар. Ак кәгазь битенә кул сурәтен төшереп, һәр бармакка үзеңдәге уңай сыйфатларны язасың, ә уч төбенә – үзгәртәсең килгән сыйфатларны. Ак кәгазьгә кулларын ясап куйгач, уйга калдылар. Үзеңә бәя бирү җиңел түгел шул. Бигрәк тә тискәре сыйфатларга килгәндә...
18 ноябрьдә Татарстанда үзара салым акчасын җыю буенча референдум узды. Элегрәк елларда әлеге референдум сизелмичә генә узса, соңгы елларда ул сайлау вакытындагы кебек бәйрәм төсмере ала. Быел да шулай булды: иртәдән референдум узучы участокларда музыка яңгырый.
Наласа мәдәният йорты фойесында урнашкан сайлау участогына халык иртәдән килә башлады. Гадәттәгечә, гаиләләре белән киләләр. Авыл халкы бу программаның бик уңышлы булуына инанды инде. Җирлектә үзара салым акчасына һәм дәүләт ярдәменә таянып бик күп эшләр башкарылды. Хәзер урамнардан нинди генә табигать шартлары булса да җиңел машина белән җилдереп йөрергә мөмкин. Шулай ук зират, чишмәләр төзекләндерелде. Киләсе елга да һәр кешедән 300 сум җыярга планлаштырыла. Бу акчалар зиратны коймалау эшен төгәлләүгә, юлларны карап торуга, урамнарны яктыртуга тотылачак.