ЯҢАЛЫКЛАР


28
октябрь, 2017 ел
шимбә

Узган шимбәдә “Арча” балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбендә волейбол буенча район беренчелеге булды. Анда Яңа Кенәр, Иске Чүриле, Шурабаш, Казанбаш, Иске Ашыт, Урта Курса, Түбән Мәтәскә мәктәпләреннән, Арчаның беренче һәм өченче мәктәпләреннән 2005–2006 елгы яшь волейболчыларны туплаган сигез яшүсмерләр һәм 5 кызлар командалары (барлыгы 104 кеше) катнашты.

“Җидегән чишмә” Арча халык театры яңа сезонын Илгиз Зәйниевның “Китмә, сандугач” (“Бабайлар чуагы”) спектакле белән башлап җибәрде. Бу спектакль белән коллектив узган сезонда да уңышлы чыгышлар ясады. Шунысы мактауга лаек, районның кечкенә авылларына да чыгып, театр сәнгатен сөючеләрне сөендерде. Озак еллардан бирле сәхнәдән төшмәгән коллективның хәзер үз тамашачысы да бар.

Ике ел элек Арчада яшәүче Шәфиковлар гаиләсенә бәхет кайтты — Фәнил белән Лилиянең Адилә атлы кызлары туды.


26
октябрь, 2017 ел
пәнҗешәмбе

24 октябрьдә Арча балалар сәнгать мәктәбенә "Нәҗип Җиһанов көйләренең сихри дөньясы" исемле лекция-концерт белән Н.Г. Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе каршындагы музыка мәктәбенең югары сыйныф укучылары һәм Әүхәдиев исемендәге Казан музыка көллияте  студентлары килде.


25
октябрь, 2017 ел
чәршәмбе

23 октябрьдә Арча балалар сәнгать мәктәбе укытучылары Әүхәдиев исемендәге Казан музыка көллиятендә булды. Анда халыкара тур кысаларында Юта штаты (АКШ) "Q dup" джаз-квинтеты осталык дәресләре күрсәтте.

Соңгы елларда комбайнчы һөнәренең абруе үсә. Әлеге һөнәргә игътибар арту, заманча техника кайту, әйбәт хезмәт хакы түләү, кызыксындыру чараларының чыннан да кызыктырырлык булуы нәтиҗәсе бу. Хуҗалык җитәкчеләре дә хәзер комбайнга утырырга теләүчеләрнең артуын, кеше эзләп читкә чыгуның кирәге калмавын әйтә.

Безнең “Татмедиа” акционерлык җәмгыятеннән шундый эчтәлектәге хат килде: “Татарстан Республикасы Президенты каршындагы эшмәкәрләр берлеге күчмә утырыш үткәрә. Сезнең анда катнашуыгызны һәм бу турыда матбугат һәм электрон массакүләм чараларда язуыгызны сорыйбыз”.

Быел 6 ноябрьдә Татарстан Республикасы Конституциясен кабул иткәнгә 25 ел була. Без аны һәр ел бәйрәм буларак билгеләп үтәбез. Шушы уңайдан 23 октябрьдән 29 октябрьгә кадәр республика мәктәпләрендә парламент дәресләре үткәрелә.

21 октябрь көнне көзге чакырылышның беренче “карлыгачлары” хәрби бурычларын үтәргә армия сафларына китте. Тагын бер елдан туган ягыбызга исән-имин кайтып җитү насыйп булсын үзләренә.


24
октябрь, 2017 ел
сишәмбе

20–21октябрьдә Казанда "Пропилеи искусства" III Ачык Халыкара сәнгать иҗаты күргәзмә-бәйгесе булып узды. Арча балалар сәнгать мәктәбе укучылары дә бәйгедә актив катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International