ЯҢАЛЫКЛАР


23
август, 2017 ел
чәршәмбе

Намуссыз эш бирүчеләрне ачыклау өчен, законлы булмаган мәшгульлек фактлары, рәсми булмаган хезмәт хакы түләүләр турында “Халык контроле” системасында “Соры хезмәт базары” юнәлеше буенча хәбәр итү мөмкинлеге тудырылды.

Беркөн редакциягә Ләйсән Сәлахиева килеп керде. “Мин үзем Арча кызы, Казанда яшим. Кышкарда бабайда үстем. Хәзер ул вафат инде. Әмма төп нигезне ташламыйбыз, еш кайтып йөрибез. Авыл эчендәге юллар (безнең йорт Күпер урамында) бик начар иде, быел урамыбызга вак таш җәйделәр. Әй, аңа күңелебез булды! Юлларны каратып, авылда яшәгән өлкәннәрне сөендерү максаты белән әнием Зөлфия Шәрәфиева бик күп артыннан йөрде. Әмма җитәкчеләр йөз белән борылмаса, бер аның белән генә юллы була алмас идек. Район башлыгы Илшат Нуриевка, Яңа Кишет авыл җирлеге башлыгы Тәбрис Арслановка барлык авыл халкы исеменнән олы рәхмәтебезне җиткерәбез. Аларга эшләрендә зур уңышлар, сәламәтлек телибез. Авылда зиратны чистартып, койма белән әйләндереп алдылар. Бу эштә башлап йөргән авылыбыз мулласы Радик Кәримовка да рәхмәтебез чиксез. Юлларның кадерен белеп, игелеген күреп, саклап, бүгенге тормышыбызга сөенеп яшәргә язсын”, – диде ул. 


18
август, 2017 ел
җомга

Өчиле басуларын “Сервис агро” ширкәте быел яз гына кабул итеп алды. Шуңа күрә көз чәчкән арыш уңышы түбән булуга артык гаҗәпләнерлек түгел. Чөнки уңышка нигез көз салына.

Никадәр батыр һәм кыю йөрәкле булмасын, хатын-кызга җитәкчелек итү җиңел бирелми. Әмма Иске Чүриле авыл җирлеге башлыгы Гөлнара Заһидуллина бирешми, проблемалардан чыгу юлларын да эзли, халык белән дә уртак тел таба. Менә әлеге вакытта ир-егетләр кебек үзе күзәтчелек итеп, үзара салым акчасына Иске Чүриленең бер урамына юл салдыра. Аның белән шунда очраштык та.

Нәсимә Гарифуллина тотынган эш һәрвакыт үрнәк була. Эш курка аңардан. Чөнки нәрсәгә генә тотынса да, җиренә җиткереп эшләргә күнеккән.

Арчада яшәүче сугыш һәм хезмәт ветераны Әдһәм Әхмәдҗанов шушы көннәрдә үзенең 95 яшьлеген билгеләп үтте.

Имам Равил хәзрәт Ибраһимов үзе Урта Курса мәчетенең имамы булып торганда керткән традицияне бирегә дә алып килгән — быел тәүге тапкыр Арчаның көнбатыш мәчетендә балалар өчен җәйге дини лагерь эшләде. Бер атна дәвамында балалар (хәтта дини гыйлемнән бөтенләй хәбәрдар булмаганнары да) берничә сүрә, дога кылу, тәһарәт алу, намаз уку тәртибен өйрәнгән.

Район җитәкчесе Илшат Нуриев узган атнадагы киңәшмәдә себер түләмәсе үләт базларын һәм биотермик чокырларны тиз арада тәртипкә китерү бурычын куйды.

Җәйге каникуллар матур тәэсирләр калдырып сизелмичә үтеп тә китте. Күңелле мәшәкатьләре белән яңа уку елы, беренче сентябрь дә якынлашып килә. Беренче сыйныфка укырга баручылар аны аеруча зур түземсезлек белән көтә. Белем иле алар өчен әлегә үзләштерелмәгән чит дөнья булып күренә.

Район башлыгы урынбасары Любовь Осина Яңа Кишеттә яшәүче Миңкамулла Фәхриевны 90 яшьлек юбилее белән котлады, Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның һәм район башлыгы Илшат Нуриевның Рәхмәт хатларын, истәлек бүләге тапшырды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International