ЯҢАЛЫКЛАР


18
май, 2016 ел
чәршәмбе

Арча метеостанциясенең техник–метеорологы, тәҗрибәле галим–агроном Рафис Җаббаров гыйнварда ук быелгы елның 2014 елга охшап килүе турында фараз иткән иде (“Арча хәбәрләре”, 20 гыйнвар, 2016 ел).

16 майда Арча почта бүлекчәсендә Әбүнәче көне үткәрелде. Традициягә әверелеп киткән бу чарага хәзер халык та ияләшеп китте, көтеп ала башлады. Редакциягә дә шалтыратып сорашалар, кызыксыналар.

14 майда Татарстанда Урман утырту көне үткәрелде. Әлеге чарада Арча районы да актив катнашты.

Арчаның Казансу елгасы янында ял итү паркы һәм су коенырга күл булачак. Казу эшләре башланган инде. Проект эскизын Арчаның 3нче мәктәбендә район активистлары җыелып тикшерделәр, аның уңай якларын һәм тәкъдимнәрен әйттеләр. Семинарда район башлыгы Илшат Нуриев катнашты.

Район хуҗалыкларында сабан культуралары чәчү төгәлләнеп килә. 17 майга 68666 гектарның 62850 гектары чәчелде.

1727 гектарда (план 2000 гектар) бәрәңге утыртылды.

3394 гектарда орлык өчен кукуруз чәчелде.

13 майда Арча район Советының икътисадый үсеш, авыл хуҗалыгы һәм әйләнә–тирә мохитне саклау һәм бюджет–финанс мәсьәләләре буенча даими комиссияләренең берләштерелгән утырышы булды.

Елизавета Васильевна Арча эшчеләр бистәсендә туган. 10нчы сыйныфны тәмамлагач, 1942 елда район социаль тәэминат бүлегендә хисапчы булып эшли башлый. Аннан соң инс- пектор, 39 ел баш хисапчы була.

Арчада Россия ветераннар партиясенең район бүлекчәсе оешты. Аның җитәкчесе итеп Мансур Шиһапов, урынбасары итеп Наил Гыйниатуллин сайланды.

23 майда Арча Мәдәният йортында Хәния Фәрхи концерты була. Башлана 19 сәгатьтә. Билетлар Мәдәният йорты кассасында. Реклама 6+


16
май, 2016 ел
дүшәмбе

13 май көнне, “Тукай эзләре буйлап” җәяүлеләр сәяхәте Арча- Өчиле-Яңа Кырлай маршруты буйлап юлга чыкты.Монда Әтнә, Арча, Балтач, Биектау, Саба районнарыннан   килгән, төрле конкурсларда җиңүче 56 сәләтле  укучы, укытучылар, кунаклар катнашты.  


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International