Казанда Муса Җәлил исемендәге татар дәүләт опера һәм балет театры мәйданчыгында “Безнең йортыбыз – Татарстан” респуб- лика этник мәдәнияте фестиваленең гала концерты булды. Анда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты. Чыгыш ясаган иң яхшы коллективлар арасында Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Фирая Батыршина җитәкчелегендәге “Рус җыры” халык вокаль ансамбле дә бар иде. Ансамбль фестиваль лауреаты булды һәм диплом белән бүләкләнде.
Күзәтчелек эшчәнлеге районара бүлеге белгечләре Мәрхәмәтлек үзәге белгечләре белән берлектә “Төтен күрсәң – карап торма” дигән чара үткәргәннәр. Анда 5 күп балалы, аз керемле гаиләдән әти-әниләре белән 15 бала катнашкан. Күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге хезмәткәрләре аларга янгын килеп чыгу сәбәпләре, янгын сүндерүчеләр килеп җиткәнче нишләргә кирәклеге, ничек ут сүндергеч белән эшләргә икәнлеге, янгын сигнализациясенең ничек эшләве һәм башкалар турында сөйләгәннәр. Соңыннан әлеге гаиләләргә янгын сигнализаторлары тапшырылган.
Каникул көннәрендә “Арча” балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбендә 2004–2005 елгы һәм яшьрәк яшүсмерләр арасында мини-футбол буенча турнир булган. Анда биш мәктәп командасы катнашкан. Беренче өч урынны Арчаның беренче, икенче, җиденче мәктәпләре командалары яулаган.
“Арча” балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбендә 2002 елгы һәм яшьрәк яшүсмерләр арасында суда туп уйнау (водное поло) буенча турнир үткәрелгән. Ярышлар ахырында балалар өчен кече бассейнда “Күңелле стартлар” булган.
30 октябрьдә Арчада Репрессия корбаннарын искә алу көне билгеләп үтелде.
Республика буенча көн саен дистәләгән янгын очраклары теркәлә. Арчада да быел янгыннар саны күбәеп китте, тулы тормыш белән яшәгән гаиләләрне бернәрсәсез калдырды. Ярый ла, хуҗалары алдан аяк киенеп, йорт-җирләрен, мал-мөлкәтләрен иминиятләштергән булса. “НАСКО” иминият компаниясе, мәсәлән, андыйларга тиз арада, тулаем акчаларын түләгән. Ә иминиятләштермәгәннәргә ни эшләргә? Үзең турында үзең кайгыртмасаң, хәзер каядыр ярдәм сорап бара торган замана түгел.
Районда, республикада гына түгел, Россиядә күренекле урын тоткан мәктәпнең ике “5”ледән торган юбилеена килгән кунаклар шактый иде. Алар арасында беренче чыгарылыш сыйныфы укучылары, ветеран укытучылар, төрле һөнәр ияләре бар.