ЯҢАЛЫКЛАР


5
ноябрь, 2015 ел
пәнҗешәмбе
7 ноябрьдә Арча шәһәрендә Җиңү паркы янындагы мәйданда бәйрәм ярминкәсе була. 7 сәгатьтә башлана

Алкоголь базарын көйләү буенча Федераль хезмәт житәкчесе Игорь Чуян Татарстанга килде. 21 октябрьдә ул Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашты. 2015 елның 29 июнендә чыккан Федераль закон безгә бер зур яңалык алып килде. “Дәүләтнең этил спиртын, алкоголь һәм спиртлы продукцияне житештерүне һәм сатуны көйләве һәм алкоголь продукциясен куллануны чикләү турында”гы Федераль закон ул. Алкоголь базары бердәм дәүләт автоматлаштырылган мәгълүмат системасы (ЕГАИС) белән көйләнәчәк.

Ютазы районының Урыссу бистәсендә гер спорты буенча республика беренчелеге булды. Арча районы командасы уңышлы чыгыш ясады. Хатын–кызлар арасында Лилия Хисмәтова беренче урынны яулады
“Арча” спорт комплексында 2000–2001 елларда һәм 2004–2005, 2006 елларда туган һәм аннан да яшьрәк малайлар һәм кызлар арасында бадминтон буенча ярышлар булды.

Яңа Кенәр мәктәбе спорт залында “Арча” спорт комплексы район мәгариф идарәсе белән берлектә 2003–2004 елларда туган яшүсмерләр арасында волейбол буенча ярышлар булды.

“Арча” спорт комплексында 1998–2000 елларда, 2001–2002 елларда туган кызлар һәм егетләр арасында кул көрәше буенча республика беренчелегенә сайлап алу ярышы булды.

Казанда Бөтендөнья татар конгрессы бинасында Әдәм затының – Юрий Гагаринның беренче тапкыр космоска очуының 55 еллык юбилее уңаеннан якташларыбыз Хәлил Гайнетдинов һәм Ким Шакировның “Җиһангирлар, космос безне чакыра” китабын тәкъдир итү кичәсе булды. Анда республикабызның танылган шәхесләре катнашты.

30 октябрьдә Арча Мәдәният йортында яңа иҗат сезоны ачылу уңаеннан зур концерт булды. Юк, бу шушы көнне генә Мәдәният йорты ишекләре ачылды, дигән сүз түгел. Мәдәният өлкәсе ел буена гөрләп торырга тиеш. Ә менә яңа сезонны шулай зурлап башлап җибәрү бездә матур гадәткә әверелеп китте.

2015 елның 3 ноябрендә Арча балар сәнгать мәктәбе “ Сәнгать берләштерә” девизы астында “ Сәнгать төне” дип аталган  Бөтенроссия мәдәни- мәгариф акциясендә актив катнашты.


3
ноябрь, 2015 ел
сишәмбе

11 ноябрдә  10сәгатьтә  “Бердәм Россия» партиясенең Арча җирле бүлекчәсе җәмәгатьчелек кабул итү бүлмәсендә (социаль яклау бүлеге, Банк урамы, 6в йорт) Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Рауиль Шәйдәүләт улы Рахматуллин гражданнарны кабул итә. Алдан язылу өчен телефон: 3–18–08, 3–28–80.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International