ЯҢАЛЫКЛАР


18
сентябрь, 2015 ел
җомга
Хезмәт һәм мәшгульлек буенча федераль хезмәт яңа проект – “Россиядә эш” (http://trudvsem.ru/) порталы башлап җибәрде. Сайтта гражданнар эш, ә җитәкчеләр эшче, хезмәткәрләр таба алачак. Хезмәт урыннары турындагы мәгълүматлар бөтен Россия буйлап җыелган. Бу хакта тулырак мәгълүмат бирүен сорап район хезмәт һәм мәшгульлек үзәге җитәкчесе Гөлфия Низамовага мөрәҗәгать иттек.
2015 елның 1 июленнән Татарстан Республикасы территориясендә Россия Федерациясе социаль иминият фондының “Туры түләүләр” дигән пилот программасы тормышка ашырыла.

16
сентябрь, 2015 ел
чәршәмбе
Татарстан Республикасында Президент сайлауларында Рөстәм Миңнеханов җиңеп чыкты. Аны яклап республикада сайлаучыларның 94,4 проценты тавыш бирде. Арча муниципаль районы территория сайлау комиссиясе хәбәр иткәнчә, Арча районында Рөстәм Миңнеханов 98,48 процент тавыш җыйды
12 сентябрьдә Мөндеш авылында республика президент программасы кысаларында төзелгән 50 урынлы балалар бакчасы ачылды. Тантанада район җитәкчесе Илшат Нуриев катнашты
12 сентябрьдә Алан авылында Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә куелган һәйкәлне ачу тантанасы булды
Муниципаль район җитәкчесе Илшат Нуриев, республика һәм район язмышына битараф булмаган, гражданлык бурычын актив үтәгән барлык сайлаучыларга, сайлауларны уздыруда намуслы эшләгәннәре өчен территория, участок сайлау комиссияләре әгъзаларына рәхмәтен җиткерде
15 сентябрьгә районда игеннәрнең 94,4 проценты җыйнап алынды. 9 хуҗалык урып-җыю эшләрен төгәлләде.
Оештыру җыелышында аның положениесе расланды, совет составы сайланды. Советның рәисе итеп Назыйм Сибәгатов сайланды. Совет “Алгарыш” эшмәкәрләр берлеге каршында эшләячәк
4 октябрьдә Арча мәчетләрендә дини укулар башлана. Балалар өчен дәресләр һәр якшәмбедә, ә өлкәннәр өчен атна уртасында көндез һәм кич оештырыла. Расписание белән мәчетләрдә танышырга мөмкин.
17 сентябрьдә сәгать 10да Россия Федерациясе Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча тикшерү идарәсе җитәкчесе урынбасары Әхмәтшин Айрат Сәет улы Арча шәһәре, Галактионов урамы, 3нче йорт адресы буенча гражданнарны кабул итә. Мәгълүматлар өчен телефон: 8(84366) 3–02–61, 89372906885.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International