ЯҢАЛЫКЛАР


21
август, 2015 ел
җомга
22 августта Мирҗәм авылында “Чишмә бәйрәме” уздырыла. Авылдашлар, теләгән һәр кеше бәйрәмгә рәхим итсен!
Бәйрәм кичке сәгать 4тә башлана.
22 августта “Арча” спорт комплексында укучылар арасында волейбол һәм йөзү федерацияләре кубокларына ярышлар була.
10 сәгатьтә башлана.
Кайсы авылда сөт өчен күпме түлиләр дигән сорау белән газета укучыларга мөрәҗәгать иткән идек. Шалтыратучылар күп булды.
Хөрмәтле райондашлар! Аллаһының ярдәме белән шәһәребезнең Көнчыгыш бистәсендә халык акчасына бик матур яңа мәчет төзелеп килә. Аның диварлары торгызылды, түбәсе ябылды, айлары куелды.
18 августта “Казан арты” тарих–этнография музеенда социаль хезмәткәрләр Татарстан Республикасының хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры урынбасары Ирина Просвирякова белән очрашты. Ирина Юльевнаның Арчага беренче килүе генә түгел.
Быел район территориясендә урнашкан “Шатлык” балалар сәламәтлек лагеренда өч сменада 70әр, барлыгы 210 бала ял итте. Беренче смена балалары үзләрен сәламәтлекне кайгыртуга корылган осталык сыйныфларында сынаса, икенче сменадагылар иҗат буенча белемнәрен тирәнәйтте.
Балаларның имгәнүен булдырмау, балалар һәм яшүсмерләргә юл хәрәкәте куркынычсызлыгы күнекмәләрен исләренә төшерү максатыннан 2015 елның 15 августыннан 15 сентябренә кадәр “Игътибар–балалар” айлыгы үткәрелә.
Районнардагы дәүләт ветеринария берләшмәләренә эшкә кабул ителгән яшь белгечләргә (30 яшькә кадәр) өч ел дәвамында ай саен өстәмә акча түләячәкләр. Татарстан Республикасы Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе шундый карар кабул итте.
Аны олы юбилее белән район башлыгы урынбасары Любовь Осина һәм халыкны социаль яклау бүлеге җитәкчесе Илдус Әһлиев котлады, ил башлыгы, район җитәкчесе котлауларын ирештерде.

19
август, 2015 ел
чәршәмбе
Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Казанда узган Су спорт төрләре буенча XVI дөнья чемпионатында Россия җыелма командасы составында катнашкан Татарстан спортчылары белән очрашты. ТР Хөкүмәте йортында бүген узган очрашуда ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов һәм спортчыларның тренерлары катнашты.

“Илкүләм җыелма команда составына эләгү – бу җитди адым. Киләсе елда Олимпиада узачак, анда Татарстан вәкилләре дә булырга тиеш. Без яхшыга өметләнәбез. Әмма моның өчен хезмәт, система, әлбәттә, потенциал кирәк. Без спортчылар өчен барлык шартларны тудырырга тиеш, - диде Миңнеханов. - Дөньякүләм дәрәҗәдә чыгыш ясарлык спортчылар булуы белән горурланабыз. Кемдер уңышка иреште, кемдер - юк. Спорт ул спорт, әмма потенциал зур”, - дип саный ул.
Очрашу башында синхрон йөзү буенча өч тапкыр дөнья чемпионы булган Лилия Низамовага, шулай ук аның тренеры Нинель Кожедубка ТР Президенты рәхмәте белдерелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International