Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
ЯҢАЛЫКЛАР
29
июль, 2015 ел
чәршәмбе
ҮЗЕБЕЗНЕҢ МОРОЗОВЛАР, ЗАРИПОВЛАР КИРӘК
Якындагы ун елда Казанның “Ак Барс” хоккей командасында үзебезнең уенчылар гына уйнарга тиеш!
— Республика җитәкчелеге тарафыннан безнең алга шундый бурыч куелды, — диде район җитәкчесе Илшат Нуриев быел Арчаның 5нче гимназиясенә беренче сыйныфка керәчәк балаларның әти-әниләре белән очрашуда. — Без дә быел шушы юнәлештә эш башлап җибәрәбез, гимназия базасында хоккей сыйныфлары ачыла. Балаларны өйрәтер өчен ике тренер алдык.
Балалар — безнең киләчәгебез. Без алар өчен бөтен мөмкинлекләрне тудырырга тырышачакбыз. Алар төпле белем алып, сәламәт булып үсәргә тиеш. Билгеле, бөтен кеше дә “Ак Барс” командасында уйный да алмас, әмма спорт белән шөгыльләнгән бала начар юлга басмас. Шулай да, без киләчәктә Арча районыннан да танылган спортчылар чыгар дип өметләнәбез.
Гимназия директоры Фатих Хәкимуллин, аның урынбасарлары, сыйныф җитәкчеләре хоккей сыйныфларын оештыру тәртибе турында җентекләп аңлаттылар, күп санлы сорауларга җавап бирделәр.
ТИМЕРХАН БОРҺАНОВНЫ ИСКӘ АЛДЫЛАР
“Бердәм Россия” сәяси партиясенең җирле бүлекчәсе “Геройлар урамнары” проекты нигезендә Арчаның Борһанов урамында истәлекле бәйрәм үткәрде.
Бәйрәмгә Арча районында 15 ел район башкарма комитеты рәисе булып эшләгән Тимерхан Борһановның тормыш иптәше Асия ханым һәм улы Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Рафис Борһанов кайтты. Хәтер бәйрәмендә район башкарма комитеты җитәкчесе Илшат Нуриев катнашты. Исән булса, Тимерхан Борһановка 11 июльдә 90 яшь тулган булыр иде.
Бәйрәмдә халык күп иде. Ак яулыкларын бөркәнгән апа-әбиләр дә, чәчләренә ак бәс кунган агалар да чордашларын искә алырга җыелды. Сөбханалла, гади хезмәт юлы үткән Тәгъзимә белән Үзбәк Хәкимовлар парлап килгәннәр, заманында Асия ханым (шәфкать туташы) белән эшләгән табиблар Венера Һадиевна, Рәисә Гыйләҗиевна да биредә иде. Бар да таныш йөзләр...
Шахмат бәйгесе
Халыкара Шахмат көне уңаеннан районның күренекле шахматчысы Хәйдәр Сафин истәлегенә ачык шахмат ярышы уздырылды.
Ярыш алдыннан район мәгариф идарәсе җитәкчесе Зөлфәт Дәүләтбаев чыгыш ясады.
Ярышта район шахматчыларыннан тыш, Казан, Мари Иле, Әтнә, Балтач, Биектау Һәм Кукмара районнарыннан да төрле яшьтәге балалар, ирләр һәм хатын-кызлар катнашты. Иң яшь уенчыга 8 яшь, иң өлкәненә 79 яшь иде.
1 урынны Кукмарадан Айнур Җиһаншин, 2 урынны Арчадан Мәхмүт Ногманов, 3 урынны Биектаудан Һарун Нуриев, 4 урынны Арчадан Ленар Вахитов, 5 урынны Казаннан Илгиз Баһаветдинов, 6 урынны Арчадан Марсель Хәлилов алды.
НУРСӨЯ ХАНЫМ, ҖИҢҮЕГЕЗ БЕЛӘН!
Район социаль яклау бүлегеннән күңелле хәбәр керде: “Мәрхәмәтлек” үзәгенең гаилә һәм балалар бүлеге социаль педагогы Нурсөя Дәүләтшина “Социаль хезмәт күрсәтү учреждениесенең иң яхшы хезмәткәре” дигән Бөтенроссия конкурсының республика этабында җиңеп чыкты.
Мондый бәйге республикада 5нче тапкыр үткәрелә.
– Конкурста беренче тапкыр катнаштым, – дип сөйли Нурсөя ханым. – Башкарылган эшләр турында бик күп мәгълүмат тупларга туры килде. Альбом, ви- деороликлар эшләдем.
Әйе, эшләгәнне күрсәтә дә белергә кирәк шул. Хезмәтләре җиңел түгел. Имин булмаган гаиләләр, аз керемлеләр, күп балалылар, мөмкинлекләре чикләнгәннәр – йөрәкнең иң нечкә кылларына кагыла торган көндәлек эш бу. Мондый хезмәтне яратып буламы икән?! Шушы ук сорауны Нурсөя ханымның үзенә дә бирдек.
Яңалыклар
Июль аенда Арча районы ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан исерек килеш машина руле артына утырган 10 кеше тоткарланган. Берсе машина белән идарә итү таныклыгы булмаган килеш руль артына утырганы, өстәвенә, исерек тә булганы өчен 10 тәүлеккә ябылса, икенчесе, инде бер тапкыр машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителгән булуына карамастан, руль артына утырган, анысы ябылуда 12 тәүлек тора. Калган тәртип бозучыларга закон буенча ел ярымнан ике елга кадәр машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм итү һәм 30ар мең сум штраф түләү каралган. Әлегә аларның эшләре суд карарын көтә.
Яңалыклар
25 июльдә Яңа Кенәрнең Ленин исемендәге паркында “Кенәр кичләре” узды. Бәйрәм чарасының нәкъ менә шушы урында уздырылуы очраклы түгел. Бердән, бу парк кенәрлеләрнең яратып ял итә торган урыны булса, икенчедән, илебездә игълан ителгән Парк һәм скверлар елында паркта ничек бәйрәм итми түзәсең инде?!
Мәдәният йорты хезмәткәрләре авыл халкына җанга ял бирерлек концерт әзерләп кенә калмыйча, балалардан алып өлкәннәргә кадәр күңелләрен күрергә тырышкан, алар өчен махсус уеннар, биюләр әзерләгәннәр.
Әлеге чараны июль ахырында уздыру инде өченче ел рәттән башкарыла. Ниятләре – мәдәниятнең, гореф–гадәтләрнең яшь буын күңелендә сакланып калуына булышу, оныттырмау.
Бәйрәмне оештыручылар өчен иң зур шатлык – тырышлыгыңның бушка узмыйча халыкка ошавы һәм хезмәтеңнең бәяләнеп, тамашачыдан рәхмәт сүзләре ишетү.
Яңалыклар
Яңа ел алдыннан газетабызда район җитәкчесе Илшат Нуриев белән интервью оештырган идек. Анда Кызыл Бистә урамындагы 3 һәм 3А йортларында яшәүчеләр су кертүдә ярдәм итүне сорап мөрәҗәгать иткәннәр иде. Ул вакытта Илшат Габделфәртович мәсьәләне өйрәнеп ярдәм итәргә ышандырды.
Шушы көннәрдә бу йортларда яшәүчеләрдән куанычлы хәбәр алдык. Алар “Водоканал-Сервис” оешмасының йортларга кадәр су торбалары сузулары, тиздән фатирларга да су керәчәге турында әйттеләр һәм моның өчен район җитәкчесенә, оешма хезмәткәрләренә рәхмәтләрен белдерделәр.
Яңалыклар
Агросәнәгать комплексы системасында озак еллар намуслы хезмәте өчен Россия авыл хуҗалыгы үзәгенең ТР буенча филиалның Арча районы бүлеге баш агрономы Хәкимҗанов Әхмәт Габделфәрт улына Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының Рәхмәте белдерелде.
Район халкы игътибарына!
Район халкы игътибарына!
Дәүләт хезмәтләре, аерым алганда хөкемдә булганмы, юкмы икәнлеге турында белешмә алу өчен сез Россия Эчке эшләр министрлыгының Арча районы буенча бүлегенә (белешмәләр өчен телефон: 3–10–02), Арча районының күп функцияле үзәгенә (телефон: 3–03–01) мөрәҗәгать итә һәм www.gosuslugi.ru Интернет–порталы аша белә аласыз.
Яңалыклар
Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгы дәүләт программаларын тормышка ашыруда катнашучы иң яхшы оешмаларны билгеләү конкурсына йомгак ясады. Арча районының Пөшәңгәр авылы клубын төзегән “Билдгруп” ширкәте (җитәкчесе Салават Нуриев) “Төзелеш сроклары” номинациясендә I дәрәҗә диплом белән бүләкләнде.
Моннан алдагы бит
Алдагы бит
Датасы буенча тикшерү
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз