ЯҢАЛЫКЛАР


24
июль, 2015 ел
җомга
Районда яшь гаиләләр, социаль ипотека, ятим балалар өчен торак төзү буенча Татарстан Республикасы Президенты программалары уңышлы тормышка ашырыла. Күз алдыбызда Арча яңара.
– Арча төбәкара вәкиллегенә кергән алты район арасында Арча районы йортны иң күп төзүче, – дип сөйли Татарстан Рес- публикасы Президенты каршындагы дәүләт торак фонды Арча төбәкара вәкиллеге җитәкчесе Ленар Закиров.
– 2005 елдан социаль ипотека программасы эшли башлагач, 1602 гаилә килешү төзеде, – дип сөйли район башкарма комитетының инфраструктура үсеше бүлеге җитәкчесе Рөстәм Хәбибуллин. – 68 йорт төзелде, 1058 гаилә фатир алды. “Яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү” программасы нигезендә 52 яшь гаилә фатирлы булды. Ятим балаларны торак белән тәэмин итү мәсьәләсенә дә зур игътибар бирелә. 32 ятим балага фатир бирелде. Быел 33 йорт төзелә, 11е файдалануга тапшырылды инде.
Басуларда игеннәр өлгереп килә. Бүген-иртәгә уракка төшәбез, дип торган хуҗалыклар да бар инде.
23 июльдә “Арча” ширкәтендә комбайннарның әзерлеген соңгы тапкыр карап чыктылар. Сигез “Акрос”, бер “Нива” комбайны — ширкәтнең бөтен өмете шуларда. Җәймә өстенә бастырып һәрберсен эшләтеп, суктырып карадылар. Бер бөртек коелмаганнары да бар.
— Хәйдәр Хәсәнов ел саен әйдәп бара торган комбайнчыбыз, — ди хезмәтне саклау буенча инженер Самат Заһидуллин. — Азат Фәттахов булмаса бер комбайныбыз да эшли алмый, берәр комбайн туктап калса, аны чакырабыз, хәзер сәбәбен табып көйләп бирә.
Кредит-кулланучылар кооперативлары җитәкчеләренең эшчәнлеге белән бәйле җинаять эшләре булып тора.
Бигрәк тә Казан һәм Яр Чалы шәһәрләрендә күзәтелә бу. Гомумән, меңнәрчә кешеләр алдана. Безнең районнан да бар алданучылар. Ышанычлы банклар белән генә эш итәргә кирәк. Акчаны банкка вакытлыча саклауга салып торганда аерата зур процентлар клиентны сагайтырга тиеш. Бушлай сыр капкында гына булганын аңларга күптән вакыт. Кооператив банкротлыкка чыгып, эшчәнлеген туктаткач, кызганыч, күпләр төп башына утырып кала.
Җинаять эше материалларыннан күренгәнчә, 2015 елның 20 апрелендә Саба районы кешесе Х. Сәхәпов “Лада Ларгус” машинасында Иске Чүриле авылында тиешсез урында машиналарны узып китә.
Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучыны юл-патруль хезмәте инспекторы туктата һәм аңа закон нигезендә беркетмә төзи башлый. Х. Сәхәпов инспекторга беркетмә төзетмәс өчен 1 мең сум акча бирмәкче була. Инспектор бу турыда эчке эшләр бүлегенең дежур бүлекчәсенә хәбәр итә.
Әлеге ир-ат үзенең гаебен танымаса да, суд Х. Сәхәповның җинаять эшләгәне расланган дип таба. ЮХИДИ хезмәткәрләренең автомобиль салонына куелган видеорегистратор төшереп алган язма да моны раслый.
“Бердәм Россия” сәяси партиясенең җирле бүлекчәсе “Геройлар урамнары” проекты нигезендә игелекле эш башкара. Проектның максаты – геройларны искә алу, алар белән халыкны таныштыру, ватанпәрвәрлек рухында яшьләрне тәрбияләү. Арча станциясендәге яңа 9нчы балалар бакчасында (“Шатлык”) әти-әниләр, балалар белән үткәрелгән истәлекле урам бәйрәме шуның ачык мисалы.
Арча станциясендә мәчеттән өстәрәк Марат Лотфуллин урамы бар. Кем ул Марат Лотфуллин? Ни өчен урамны аның исеме белән атаганнар? Белгәннәр, Әфганстан сугышында һәлак булган егет, диләр. Очрашуга әнисе Илсөя апа да килгән иде. Аз сүзле ана улы турында әллә ни сөйли алмады.
Борһанов Тимерхан Борһан улы 1925 елның 11 июлендә Минзәлә кантонының, хәзерге Мөслим районы, Вәрәшбаш авылында туган, әнисе Бибигатифә аңа 11 яшь чакта вафат була. Әтисе Борһан кабат өйләнә, ләкин ул үги әнисе дә озын гомерле булмый, Тимерханга тагын бер үги әни белән яшәргә насыйп була.
Тимерхан кечкенәдән тырышып укый, кичләрен сукыр лампа яктысында Тукайның ятимлеге турында елый-елый укып утырулар, сукыр музыкантларның бәхетсез язмышларын җиңеп чыгуларын белү Тимерханның китек күңеленә дәва булып, җанында өмет уты кабыза торган була. Ничек кенә авыр булмасын, ул җиденче сыйныфны “5” ле билгеләренә тәмамлый, мактау кәгазе алып чыга. “Борһан малае булдыра!” – диләр авылда.
Әле кайчан гына Гөлира ханым икесен дә чәчәк кебек киендереп очрашуга килә иде. Сөбханалла, үзе чибәр, балалары матур, дип сокланып карый идек без аларга. Мәрхәмәтлек үзәгендә кабат очраштык.
Гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре балаларны тәрбиягә алган әти-әниләр, опекуннар, балигъ булмаганнар белән түгәрәк өстәл оештырды. Әлеге чарада район мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Миләүшә Шакирова, педиатр Алия Камаева катнашты. Миләүшә Ниязовна балаларның җәйге лагерьлары турында сөйләде.
Фәймә апа безне йорт уртасында аягүрә басып каршы алды. Социаль яклау бүлеге хезмәткәрләре, авыл җирлеге башлыгы, “Арча” телерадиокомпаниясе журналистлары килеп кергәч, йорт эче тараеп калган сыман булды. Ә Фәймә апа шулкадәр кеше килүенә, киресенчә, куанды гына.
Гомере буе авырыксынмыйча кеше көйләп яшәгән шул ул. “Авылга эшкә килгән яшь белгечләр, бәрәңге алган чорда колхозга булышырга килгән студентлар Фәймә апада фатирда тора иде. Кырыс, таләпчән булса да, беркайчан бер–берсеннән зарланышканнары булмады”, — ди авыл җирлеге башлыгы Рәмзия Вафина. Үзендә фатирда торганннарның ничә еллардан соң да онытмыйча, хәлен белеп торулары өчен бик рәхмәтле Фәймә апа. Хәлил исемле агроном егет елга ике тапкыр кайтып китә, ди ул.
50 еллык тарихы булган Арча балалар сәнгать мәктәбенең даны еракларга таралган, дисәм, ялгышмамдыр. Чөнки анда белем алучылар районара, республика гына түгел, Россиякүләм, хәтта халыкара бәйгеләрдә дә катнашып, җиңүләр яулый. Тәмамлап чыкканнар Татарстанның эстрада сәхнәсенә күтәрелә, танылган биючеләр, җырчылар, гармунчылар булып китә. Сәнгать мәктәбе укучылары чыгышыннан башка районда бер генә чара да үтми. “Ар–и–Эль”, “Глянец” бию төркемнәрен, “Энҗеләр”, “Гүзәлкәй” вокаль коллективларын, курайчылар, “Мирас” гармунчылар, баянчылар, “Балкашык” кашыкчылар, гитарачылар ансамбльләрен, тынлы оркестрны, хорны кем генә белми икән. Алар сәнгать мәктәбенең горурлыгы.
Гаризалар 25 августка кадәр кабул ителә. Моның өчен Галактионов урамы, 26нчы йортта урнашкан сәнгать мәктәбенә килергә кирәк. Гаризаны өйдән чыкмыйча гына электрон вариантта мәктәп сайтына да (edu.tatar.ru) җибәрергә мөмкин.
Гөлсинә Зәкиева

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International