Нинди затлар соң сез, кешеләр? Бар нәрсәне дә, хәтта Ай кызын да акчага сатарга була, дип уйлыйсыз? Җиргә төшеп мәхәббәтен тапкан, әмма кешеләр тарафыннан эзәрлекләүгә дучар булган гүзәл Ай кызы Зөһрәнең бу сүзләре ук булып кадалгандай булды.
Казанда Татарстанның урта һөнәри белем бирү йортлары арасында узган II җәйге Спартакиадада Арча педагогика көллияте командасы җиңү яулап кайтты. Көллият спорт җиһазлары алу өчен 100 мең сумлык сертификат белән бүләкләнде. Бу турыда тулырак газетабызның алдагы саннарыннан укырсыз.
2 июньдә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе урынбасары Айрат Гәрәев җитәкчелегендәге комиссия Арча районы хуҗалыкларында азык әзерләү техникасының әзерлеген, чәчүлекләрнең торышын, терлекчелектә эшләрнең куелышын карады.