ЯҢАЛЫКЛАР


5
июнь, 2015 ел
җомга
3–4 июнь көннәрендә район комиссиясе хуҗалыкларда чәчүлекләрнең торышына бәя бирде, терлек азыгы әзерләү техникасының әзерлеге белән кызыксынды.
2014 елның ноябреннән 2015 елның апреленә кадәр “Иман, әхлак, гореф сагында!” девизы астында Предприятие, оешма, учреждение, авыл хуҗалыгы берләшмәләре һәм авыл җирлекләре көннәре кысаларында районда үзешчән сәнгать иҗатын үстерү һәм камилләштерү, халыкны мәдәният тормышына, физик культура һәм спорт белән шөгыльләнүгә тарту, иҗат активлыгын күтәрү, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, халыкның көнкүреш товарларына соравын канәгатьләндерү максатыннан 2014–2015 елларда ярминкәләр, иҗат концертлары һәм спартакиадалар үткәрелде. Район оештыру комиссияләре тәкъдим иткән йомгаклау беркетмәләрен караганнан соң карар бирәм:
Болгар шәһәрендә авыл районнары ир-егетләр командалары арасында мини-лапта буенча республика чемпионаты булды. Арча командасы беренче урынны алды!
РОСТО ДОСААФның Арча район оешмасы җитәкчесе Алеев Ринат Заһит улы Россия ДОСААФ Үзәк Советы президиумының “II дәрәҗә хезмәтләре өчен” ордены белән бүләкләнде.
Казанда Хезмәт сарае бинасында Бөек Ватан сугышы ветераннары белән тантаналы очрашу һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына багышлап үткәрелгән “Рәхмәт сиңа, солдат!” патриотик җырлар башкаручылар һәм шигырьләр укучыларның республика фестивале җиңүчеләрен бүләкләү булды
Авыл хуҗалыгы предприятиеләренең 2015 елның беренче яртыеллыгындагы һәм 2015 елның язгы кыр эшләре күрсәткечләрен карап, агросәнәгать комплексы предприятиеләре һәм хезмәткәрләре эшчәнлеген стимуллаштыру максатларында карар бирәм
Эшмәкәрләр көненә һәм сезон ачылуга багышланган ат ярышы 31 майда булды. Уйнаклап торган малкайлар “күрәсезме мине!” дигәндәй башларын югары тотып, бер–берсенә сәлам биреп, сабырсызланып ярышлар башланганны көтте. Җайдаклар да дулкынлана иде. Аларга район башкарма комитеты җитәкчесе Илшат Нуриев уңышлар теләде һәм соңыннан җиңүчеләргә бүләкләр тапшырды.
“Казан арты” тарих–этнография музеенда 4 көн дәвамында якташыбыз Таһир Шәйхетдиновның күргәзмәсе узды.
Арчаның бишенче гимназиясендә “Куркынычсыз тәгәрмәч – 2015” чарасы үткәрелде.
Май җитүгә 92 яшьлек Асия Әскәрованың күңеле туган авылы Мәмсәгә ашкына. Көннәр җылытып, сандугачлар сайрый башлауга ничекләр итеп Казанда көн үткәрергә кирәк?! Бу майда да кайтты ул гомер иткән нигезенә. Тыл ветеранының хәлен белергә бардым.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International