ЯҢАЛЫКЛАР


1
апрель, 2015 ел
чәршәмбе
Югары Оры авылында яшәүче Нияз Әхмәтханов узган елның 2 декабрь кичендә кадак суыргыч алып кибет басарга китә.
Йозакларны каерып ташлап, складка керә, 5 шешә “Шерхан” аракысы алып чыга. Юлда кайтканда берсен эчә, дүрт шешәне яшереп куя. Полиция хезмәткәрләре каракның эзенә тиз төште, кылган гамәлләре өчен аңа җавап тотарга туры килә.
28 мартта Арчада Шушмабаш авыл җирлеге һәм “Северный” ширкәте ярминкә үткәрде.
Бик бай, матур ярминкә булды ул. Терлек асраган кешегә салам, печән, фураж мулдан иде. Ашау бәрәңгесе, утырту бәрәңгесе — 14әр сумнан. Ит, сөтне дә яратып алдылар. Шушмабаш урта мәктәбе сыерчык ояларына кадәр алып килгән. Теләгән кеше бушка кайнар коймак, чәй, пылау белән сыйланды.
— Менә дигән ярминкә бу! — дип бәяләде район башкарма комитеты җитәкчесе Илшат Нуриев.
Татарстанның белем бирү йортларында 1 сентябрьдән 1 майга кадәр “Мәктәп эко-патруле” бәйгесе бара.
Бу бәйгедә һәр мәктәп укучысы катнаша ала. Моның өчен кесә телефонына махсус мобиль кушымта урнаштырырга һәм белем бирү порталының логинын җыеп (ул һәр укучыда бар) анда теркәлергә кирәк.
Бәйге шартлары буенча укучы, рөхсәтсез чүплекләрне телефон ярдәмендә фотога төшереп, Татарстан Экология һәм табигый ресурслар министрлыгына җибәрә ала. Фотога төшерелгән урынның координатлары автоматик рәвештә билгеләнәчәк, һәр законсыз чүплеккә карата тиешле чаралар күреләчәк.
Арча “Казан арты” тарих–этнография музее 1–5 апрельдә “Бүләк итү көннәре” үткәрә. Үзегездә сакланган иске, борынгы әйберләрне музейга бүләк итә аласыз. Тел.: 3–06–79.
Быел Татарстанда йорт хайваннары арасында 83 котыру очрагы теркәлгән инде.
— Мал белән эш итүче һәр кеше бу авыруның хәтәр һәм мәкерле булуын истә тотарга тиеш, — ди район дәүләт ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Ринат Фәйзрахманов. — Авыру билгеләре беленә башлаганчы 10 көн алдан хайван селәгәендә котыру авыруы вируслары булырга мөмкин.
Мондый мал тора–бара сәерләнә башлый, селәгәе ага, усаллана, көзән җыера, куркаклана.

27
март, 2015 ел
җомга
25 мартта Казандагы “Корстон” мәдәни–күңел ачу комплексында “2014 ел хәйриячесе” республика бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы булды
Без бу сүзне бала чактан ишетеп үстек. Сугыштан исән кайткан агайлар, апалар һәм әбиләр еш телгә алалар иде аны. Ул елларда бу турыда кычкырып сөйләшергә дә ярамаганлыгын без соңрак аңлый башладык. Бөек Ватан сугышы музей–мемориалы мөдире Михаил Черепанов әйтүенчә, Суслонгер өйрәнү лагере турындагы мәгълүматлар әлегә кадәр яшерен булып исәпләнә
Районның Иҗтимагый советы әгъзалары белән юлыбыз әнә шул якларга — атаклы мәдрәсәләре, укымышлы кешеләре белән данлыклы булган, тарихка Казан арты төбәге булып кереп калган Кишет якларына, Иҗтимагый советның чираттагы күчмә утырышына алып китте
Яңа Кырлайда Габдулла Тукай дәүләт әдәби–мемориал музей комплексы белән “Сервис–Агро” оешмасы 21 марттан 29 мартка кадәр Нәүрүз, Май чабу бәйрәмнәрен үткәрә. Теләгән һәркем кышны озату йолаларында күңел ача ала.
Арча район дәүләт ветеринария берләшмәсе җитәкчесе итеп Фәйзрахманов Ринат Абделхак улы билгеләнде. Ул моңа кадәр “Россельхознадзор”ның Арча һәм Балтач районнары буенча дәүләт инспекциясе җитәкчесе булып эшләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International