ЯҢАЛЫКЛАР


27
февраль, 2015 ел
җомга
4 мартта сәгать 10да “Бердәм Россия” сәяси партиясенең Арча җирле бүлекчәсе җәмәгатьчелек кабул итү бүлмәсендә (Арча, Банк урамы, 6в йорт, социаль яклау бүлеге бинасы, 11 бүлмә) Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Марат Бариев гражданнарны кабул итә. Алдан язылу өчен телефон: 3–18–08, 3–28–80.
28 февральдә сәгать 11дә социаль яклау идарәсе бинасында Татарстан Дәүләт Советы депутаты, КПРФның Татарстан рескомының беренче секретаре Хафиз Гаяз улы Миргалимов гражданнарны кабул итә. Хәбәрләшү өчен телефоннар: 89655813292, 3–32–08.
Татарстан Республикасы хәрби комиссариатының Арча һәм Әтнә районнары буенча бүлек җитәкчесе Алмаз Борһанов инициативасы белән 22 февральдә Ватанны саклаучылар көне уңаеннан “Ладья” шахмат клубында Арча һәм Әтнә шахматчылары арасында турнир узды.
Февральдә юлларда барлыгы 4 рейд үткәрелгән һәм 526 юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу очраклары теркәлгән

25
февраль, 2015 ел
чәршәмбе
Әңгәмәдәшебез — район авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек идарәсе җитәкчесе А.М.Габбасов.
Ватанны саклаучылар көнендә Арча үзәгендәге Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә төзелгән мемориал янына офицерлар, прапорщиклар җыелды
21 февральдә Казан Кремлендә Бөек Ватан сугышында катнашкан бер төркем ветераннар белән очрашу булды. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов аларга “1941–1945 елларда Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 70 ел” юбилей медальләре тапшырды. Ветераннар арасында Мөндештән Канәфи Гарипов та бар иде.
Районда Бөек Ватан сугышы һәм тыл ветераннарына “1941–1945 елларда Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 70 ел” юбилей медальләре тапшырыла башлады. Алар беренче булып шушы көннәрдә 90 яшьлек юбилейларын билгеләп үтүче Минсәвия Миннуллина белән Әминә Сәйфиева күкрәген бизәде
26 февральдә район Мәдәният йортында Арча район Советының 47нче чираттагы утырышы була. 14 сәгатьтә башлана.
Берничә көн дәвамында укучыларыбыз арасында arskmedia.com сайтына кереп булмауга борчылып шалтыратучылар булды

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International