ЯҢАЛЫКЛАР


17
декабрь, 2014 ел
чәршәмбе
13 декабрьдә район башкарма комитеты җитәкчесе Илшат Нуриев үткәргән киңәшмәдә Арча муниципаль районында алкоголь базарының торышы, алкоголь һәм спирты булган продукциянең законсыз әйләнешен булдырмау чаралары турындагы мәсьәлә каралды.
11 декабрьдә Арча сәнгать мәктәбендә якташыбыз Хәнәфи Бәдигый язган “Туган җир кешесе” исемле документаль повестьне тәкъдир итү кичәсе булды
“Арча” балалар–яшүсмерләр спорт мәктәбендә совет гаскәрләренең Әфганстаннан чыгарылуына 25 ел тулу уңаеннан спорт мәктәбе беренчелегенә волейбол ярышлары узды
13 декабрьдә икенче чакырылыш район Советының чираттагы 44нче утырышы узды. Аны район Советы рәисе урынбасары Любовь Осина алып барды.
15 декабрьдә район хуҗалыкларында 123025 килограмм сөт савылды. Бу узган елның шул көнендәгедән 11027 килограммга күбрәк. “Вамин–Мәрҗани”, “Ватан” ширкәтләре сөтне иң күп арттыручылар.
Шәхси хуҗалыклар бер көндә 41500 килограмм сөт сатты.
18 декабрьдә сәгать 10да балалар сәнгать мәктәбендә район балалар бәйгесе була. Рәхим итегез!
2014 елның 1 декабренә “Водоканал–Сервис” ширкәтенә торак–коммуналь хезмәтләр өчен кулланучыларның 2 млн. сумга якын бирәчәге бар. Шуның 935 мең сумы шәхси секторга туры килә.
12 декабрьдә сәнгать мәктәбендә узган җәмәгать тәрбиячеләре киңәшмәсендә аларга тәрбиядә булган балалары белән бергә мәдәни чараларга барырга тәкъдим ителде
Үзегез дә күреп, сөенеп йөрисездер, шәһәр дә, авыллар да соңгы елларда күзгә күренеп чистарды. Урамнарга тәртип керде, коры елгалар чүптән арынды. Кайбер урыннарда бер җирдә бер кәгазь кисәге күрсәк тә, алып чүп савытына ташлыйсы, тәмәке төпчекләре ташлаучыларны шелтәлисе килә башлады. Чат саен диярлек чүп ташлау өчен контейнерлар куелган, аларны бушатып, полигонга чыгарып баралар
Арча һәм Әтнә районнары буенча Пенсия фонды идарәсе хезмәткәрләре мәктәпләрдә, һөнәр алу учреждениеләрендә пенсия турында аңлату эшләре алып бардылар

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International