ЯҢАЛЫКЛАР


19
декабрь, 2014 ел
җомга
Арча станциясендәге 9нчы балалар бакчасы мөдире Надия Мифтахетдинова бүлмәдәге тәрәзә пәрдәсен ачып: “700дән артык күп балалы гаиләгә бирелгән җирләр монда”, — дип буш басуга күрсәтте. Зур шәһәрчек калкып чыгачак биредә!
Быел Сурнар урманында җиләк җыючылар аю күргәннәр, дип шау итеп алганнар иде. Аю, бүреләрдән өркү элек–электән килә бит инде. Урманда аю- бүре түгел, ә ят кеше очрау хәтәррәк
Дүшәмбе көнне Яңа Кырлайда Кыш бабай йорты яңадан үзенең ишекләрен ачты.
Кышкы салкын көн. Ачы җил улый. Капчык белән ашлык салган чаналарын көчкә тартып, тау менгәндә бер-берсенә булышып, өсләренә телогрейкалар, аякларына чабаталар кигән, алҗыган хатын-кызлар каяндыр кайтып килә
Арча Укучылар сараенда эшләүче Дамир Таҗиевка быел Хаҗ сәфәре кылу насыйп булган. Дамир абыйның изге гамәлдән соң тышкы кыяфәте генә түгел, тормышка карашы да үзгәреп кайткан сыман тоелды. Һәрхәлдә, сөйләмендә бу сизелә. Иманның чистаруы кешене үзгәртергә сәләтле шул.
Көнбатыш мәчетендә мөгаллимәләр бәйгесе үткәрелде.
Инде матур традициягә әйләнеп баручы бу чараны мәчет имамы Рәмис хәзрәт Гарифуллин һәм район мөгаллимәләр шурасы рәисе Рая Фәтхуллина алып барды.
Сезнең һөнәр — элек–электән мактаулы, дәрәҗәле. Исемегез гомер буе укучыгыз күңелендә яшәячәк. Алга куелган бурычыгыз да зур — сезнең эш нәтиҗәсенә, балаларга биргән тәрбиягезгә илебезнең, районыбызның киләчәге бәйле
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек министрлыгы 2014 елда Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексының иң яхшы белгече Грантлары алу өчен конкурс уздырган иде
Арчада яшәүче Тәгъзимә белән Үзбәк Хәкимовларның (икесе дә Казиле авылыннан) бергә яши башлауларына 50 ел. Аллага шөкер, тигезлегебез бар, дип куана алар. Әтиләре сугышта үлеп, икесе дә әтиле балаларга кызыгып үскән. Әниләре ялгызлыкка сыкрап гомер иткән.
Газета укучыларыбыз 2015 елдан пенсияләрнең яңача исәпләнүе турында кызыксына. Шул уңайдан без Арча һәм Әтнә районнары буенча Пенсия фонды идарәсе җитәкчесе Рузия Нурмөхәммәтова белән сөйләштек.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International