ЯҢАЛЫКЛАР


20
август, 2014 ел
чәршәмбе
“Таттелеком” ачык акционерлык җәмгыяте подразделениеләре бригадалары арасында һөнәри ярыш булды. Ул Арча зонасы электр челтәре идарәсе базасында оештырылды. Линия–кабель цехларында һәм участокларында эшләүче кабельче–ябыштыручылар һөнәри осталыкларын сынады. Анда безнең районнан Яңа Кенәрдән Илнур Гәрәев, Арчадан Айрат Фәрхуллин катнашты.
Яңа Кенәр авылында 5 балалы, тырыш Рәмзия белән Азат Габдрахмановлар гаиләсе яши.
14 августта Арча шәһәренең көньяк өлешендәге күп функцияле мәдәни–спорт үзәгендә гражданнар җыены булды. Аны шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Рафил Исмәгыйлев ачты.
Бүгенге көндә социаль яклау бүлеге аша 60 бала Мари Илендә “Лесная сказка”, Мамадышта “Надежда”, Яшел Үзәндә “Дельфин”, Кырымда “Атлантус” лагерьларында ял итә
Районда пай җирләрен алып, аларны тиешенчә эшкәртмичә ташландык хәлгә китергән хуҗалыклар бар
18 августта иртәнге киңәшмәдә урып–җыю эшләре барышы, укытучыларның август киңәшмәсенә әзерлек мәсьәләсе каралды
21 августта Арча балалар сәнгать мәктәбендә “Мәхәббәт утында янган йөрәкләр” дигән тематик кичә була

15
август, 2014 ел
җомга
Урып–җыю алдыннан комбайннарның әзерлеген кабул итү вакытында әйбәт бәя алган хуҗалыклар уракта да алдагылар рәтендә.
Мирҗәм авылы клубында мөдир булып 25 ел Мәрвәр Шакирова эшли. 121 ел элек төзелгән (башта мәчет булган) клуб бинасы авыл уртасында тарихи ядкарь булуы өстенә, халыкны үзенә тартучы мәдәният учагы да.
15 ел гомерен Төркиядә уздыручы райондашыбыз, галимә, шагыйрә, татар әдип–шагыйрьләренең иҗатын төрекчәгә тәрҗемә итүче Чулпан Зариф ел саен Арчадагы балачак эзләрен саклаган төп йортына кунакка кайта. Кайткан саен Арчадагы музейларда булып, район яңалыклары, тарихи ядкарьләр белән танышырга ярата. Быел да без аның белән “Казан арты” тарих–этнография музеенда очрашып әңгәмә кордык.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International