ЯҢАЛЫКЛАР


18
июнь, 2014 ел
чәршәмбе
Пөшәңгәрнең йөзек кашы булган башлангыч мәктәп–балалар бакчасы бар. Төзелүенә инде ничә еллар, ә ул әле генә сафка баскан кебек, яңа килеш тора бирә. Авылның гына түгел, районның да горурлыгы бу бина, әллә кайлардан килгән кунаклар да коллективның матур эшләрен күреп сокланып китә.
12 июньдә Яңа Кырлай авылында Сабантуй булды. Мәскәүдән мөхтәрәм кунаклар да кайткан иде. Милли бәйрәмдә Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы үсемлекчелек Департаменты җитәкчесе Петр Чекмарев, мелиорация Департаменты директоры Даниил Путятин белән бергә Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары, республиканың авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов та бар иде. Район башлыгы Алмас Назиров кунакларны озатып йөрде.
Соңгы вакытта яуган яңгырлар хәлне яхшырта төште, әмма ул һаман да шактый катлаулы булып кала. Узган җомгада Татарстан Республикасы Хөкүмәт йортында үткәрелгән киңәшмәдә ТР Премьер–министры урынбасары, авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек министры Марат Әхмәтов шулай дип белдерде. Әлеге киңәшмәне видеоконференция рәвешендә Президент Рөстәм Миңнеханов үткәрде.
Район эшмәкәрләренең чираттагы киңәшмәсе булды. Түгәрәк өстәл рухында узган киңәшмәдә район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Эльмира Хәстиева, Арча һәм Әтнә районнары буенча Пенсия фонды идарәсе җитәкчесе урынбасары Гөлназ Ибәтуллина, районара салым инспекциясенең бүлек мөдире Мөнир Шәйдуллин эшмәкәрләргә кагылышлы иминият взнослары, салымнар, төрле түләүләр өлкәсендәге үзгәрешләр турында сөйләде.
Татарстан мөселман хатын–кызлар иҗтимагый берлегенең икенче республикакүләм корылтае булды. Анда Арчадан 6 кеше катнашты.
Арчаның иң озын урамнарының берсе Вахитов урамына быел җәй башында ук асфальт салынды.
ТНВ каналында барган “Башваткыч” тапшыруында узган атнада яңадан арчалылар катнашты.
Соңгы вакытта арчалылар республика телевидениесен үз итте. Бу атнада “Җырлыйк әле” тапшыруында да Арча төбәгендә яшәүчеләр чыгыш ясады.
Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать дәүләт университетында балалар һәм яшьләр иҗатының “Виктория” V Халыкара бәйге–фестивале булды.
Балтачта Бөек Җиңүнең 69 еллыгы уңаеннан һәм монда бокска нигез салган Ишморатов хөрмәтенә республиканың берләштерелгән төньяк-көнбатыш командасы һәм Балтач бистәсенең иң яхшы боксчылары арасында очрашу булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International