ЯҢАЛЫКЛАР


20
июнь, 2014 ел
җомга
Арча Сабантуенда район башлыгы Алмас Назиров иң өлкән яшьтәге кешеләребезнең берсе — Россия Федерациясе мәгариф отличнигы, 94 яшьлек Маһирәҗәп Абдуллинаны котлады һәм аңа бүләк тапшырды.
Сугыш беткән! Шушы шатлыкны педагогика училищесы бергәләп бүлеште. Бүген уку булмаячак, укучыларны ашханәгә бәйрәм чәенә җыячаклар. Гөлҗәүһәрнең баш миен икенче уй сызып үтте: тиз генә авылга менеп, шушы шатлыклы хәбәрне авылдашларга җиткерергә кирәк! Вакыт уздырып чәйләп утыра торган көн түгел?!
22 июнь – сугыш башланган көн. Ул хәзер Хәтер һәм кайгы көне итеп билгеләп үтелә. Арча районыннан Бөек Ватан сугышында 25 меңнән артык кеше катнашкан, 14 меңнән артыгы әйләнеп кайта алмаган
2014 елның 1 июнендә тәмәке тарту һәм тәмәке продукциясен сатуны чикләү белән бәйле булган “Тәмәке төтене һәм тәмәке куллану нәтиҗәсе тәэсиреннән гражданнар сәламәтлеген саклау турында”гы 2013 елның 23февралендә кабул ителгән 15 номерлы Федераль законның соңгы аерым положениеләре, шуның белән беррәттән әлеге Федераль закон тулы күләмдә үз көченә керде.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2011 елның 31 октябрендәге 896 номерлы карары белән коммерцияле булмаган “Татарстан Республикасы гарантия фонды” төзелгән иде.
18 июньдә хезмәтне саклау буенча республика ведомствоара комиссиясенең киңәйтелгән утырышы булды
Арча үзәк китапханәсендә Мәдәният елы уңаеннан “Мәдәният дөньясында” дигән әдәби–мәдәни манзара булды.
Кәбестәне үстерә белмибез, барыбер корт ашап бетерә, дигән сүзләрне еш ишетергә туры килә.
Район суды Арчада яшәүче Илдар Хәкимовны 4 елга ирегеннән мәхрүм итү карары чыгарды. И.Хәкимов үзен Арчаның шәрык өлешендәге яшьләр төркеме башлыгы дип санап, кушканнарын үтәмәгән һәм төркемнән китәргә теләгән егетләрне эзәрлекли.
Арчада яшәсәм дә, әтием туып–үскән авылга мин бик еш кайтам. Авылыбызның төп горурлыгы булып чишмәләр тора. Тау өстенә урнашкан авыл чишмәләр белән уратылып алынган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International