ЯҢАЛЫКЛАР


21
май, 2014 ел
чәршәмбе
— 300ләп кеше без монда, Арча стадионында, башлангыч профсоюз оешмасы командалары җиңел атлетика буенча ярыша, — дип шалтыратты район мәгариф учреждениеләре хезмәткәрләренең профсоюз оешмасы җитәкчесе Вакыйф Харисов.
«Бердәм Россия» сәяси партиясенең җирле бүлекчәсендә кабул итү үткәрелде
19 майда Казанда Татарстан Республикасы Матбугат көне уңаеннан бәйрәм чаралары үткәрелде, иң яхшы матбугат хезмәткәрләрен бүләкләүләр булды.
Район авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, 20 майга хуҗалыкларда сабан культуралары 47153 гектарда (план 59687 гектар) чәчелде.
22 майдан 29 майга кадәр Арча шәһәрендә гүзәл бәйрәмебез Сабантуйга бүләк җыю оештырыла.
“Туган урамым, язмышымда син иң мөһиме булдың”
24 майда сәгать 11нче яртыда Арча ипподромында Эшмәкәрләр көненә багышланган ат чабышы үткәрелә

16
май, 2014 ел
җомга
Муниципаль район башлыгы Алмас Назиров 13–14 май көннәрендә хуҗалыкларда язгы кыр эшләренең барышы белән танышуны дәвам итте.
Быел Бөек Җиңүнең 69нчы язын билгеләп үттек. Берлинда Рейхстаг түбәсенә Кызыл Байрак кадаган көн ерагайган саен, йөрәк өшеткеч сугыштан исән кайтканнар саны кими бара. Яңасала авыл җирлеге территориясендә бүгенге көндә бары бер сугыш ветераны калган.
Җиңүнең 70 еллыгына әзерлек кысаларында сугыш ветераннарының сәламәтлеген саклау һәм аларга медицина ярдәме күрсәтүгә зур игътибар бирелә. Шушы максаттан “Безнең кадерле ветеран” дигән республика социаль–гуманитар проеты эшли башлады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International