ЯҢАЛЫКЛАР


16
май, 2014 ел
җомга
Рязань шәһәрендәге 62632–В хәрби частенда хезмәт итүче Кече Әтнә егете Зөлфәт Шәрәфиев өчен 20 яшь тулган көне гомергә сагынып искә алырлык булып калыр. Бердән, ул бәйрәмен армия сафларында каршы алса, икенчедән, нәкъ менә шушы көнне егет телекүпер аша әти-әнисе белән аралашты.
Әңгәмәдәшебез — район мәгариф идарәсе җитәкчесенең тәрбия эшләре буенча урынбасары Миләүшә Гарифуллина.
Габдулла Тукайның әнисе ягыннан бер тамыры — Бибимәмдүдә белән бертуган (әтиләре бер, әниләре башка) Саҗидә апасының оныгы Айрат Зәбиров Арчада яши икән. Бу турыда без Арчаның 1нче мәктәбендә фәнни конференциядә татар теле һәм әдәбияты секциясендә катнашканда белдек.
Әңгәмәдәшебез — “Роспотребнадзор” Идарәсенең Биектау бүлеге җитәкчесе урынбасары Эльвира Шәйхуллина.
Күптән түгел Арча һәм Әтнә районнары буенча Пенсия фонды идарәсе каршында пенсионерлар өчен өченче буын Университеты эшли башлады.
Редакциягә Яңа Кенәр — Сөрде юлының бик начар булуы турында хәбәр иттеләр, анда быел төзекләндерү эшләре алып барылачак микән, дип кызыксындылар.
22 майда үзәк почта бинасында Әбүнәчеләр көне үткәрелә.

14
май, 2014 ел
чәршәмбе
Мин Бөек Ватан сугышы тәмамланганнан соң дүрт ел үткәч туганмын. Без үскәндә аяксыз, кулсыз ирләр күп иде әле. Сугыш китергән башка яралар да әйтеп бетергесез иде.
Муниципаль район башлыгы Алмас Назиров 11–12 май көннәрендә “Курса МТСы”, “Ак барс агрокомплексы”, “Ватан”, “Северный”, “Мәрҗани”, “Кырлай” ширкәтләрендә язгы кыр эшләренең барышы белән танышты, җитәкчеләр, белгечләр, механизаторлар белән очрашты.
Татарстан Республикасы урта һөнәри белем бирүче мәгариф оешмалары укучылары арасында үткәрелгән республикакүләм үзешчән сәнгать фестивалендә катнашып, Арча педагогика көллиятенең “Талисман” бию коллективы “Хореография. Һөнәри әзерлек” номинациясендә II дәрәҗә лауреат, “Star Play” бию коллективы III дәрәҗә лауреат исеменә лаек булды һәм 55 мең сум күләмендә сертификат белән бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International