Мәскәүдән инде 18–20 градус җылылар килә, дигән хәбәр бар. Булыр, табигать тигезлекне ярата ул. Халык “синоптиклары” да якындагы көннәрдә бик матур көннәр башланырга тиеш, дип фараз итә.
Арча өлкәннәр һәм инвалидлар интернат–йортында ул көнне мәш килделәр – бер кеше тик утырмады, спорт уеннарында катнашты, җиңү яулады, бүләкләр алды, соңыннан концерт карады. Көндәлек бертөрле тормыш санаулы гына вакытка булса да чын бәйрәмгә әверелде.
Яңа Кишет авылыннан Нурсабах Бакыева 90 яшьлек юбилеен барлык балалары, туганнары белән каршы ала. Аны бу көнне район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Азат Сөләйманов та котлады, Россия Президенты Владимир Путинның, район башлыгы Илшат Нуриевның Рәхмәт хатларын, чәчәк бәйләме һәм бүләк тапшырды.
Галимнәр әйтүенчә, күренекле мәгърифәтче Шиһабетдин Мәрҗанинең кайбер кулъязмалары әле һаман да яхшылап өйрәнелмәгән. Хәтта Ташкичү авылында аларның бәрәңге бакчасында баз булган, Мәрҗани китаплары шунда ташылган, дигән гыйбарә дә йөри. Имеш бу турыда авылның бер әбисе сөйләп калдырган.
Казанда “Туган тел” россиякүләм туган тел һәм әдәбият укытучылары осталык дәресе бәйгесе узды. Ул “2014–2020 елларда Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү” дәүләт программасын тормышка ашыру кысаларында оештырыла.
16 мартта Казанда "Алтын башмак" Бөтенроссия балалар музыка һәм сәнгать мәктәпләре бию коллективлары бәйге-фестивале узды. Бәйгедә уңышлы чыгыш ясап, Арча балалар сәнгать мәктәбенең "Глянец" бию коллективы "Халык биюен стильләштерү" номинациясендә I дәрәҗә лауреат исемен яулады (җитәкчеләре Мортазина Зилә Азат кызы, Хисамиев Венер Гайнетдин улы).
25 мартта Казанда "ЗОЛОТОЕ НАСЛЕДИЕ – АЛТЫН МИРАС" Ачык республика балалар һәм яшьләр иҗаты фестивале булды. Анда Арча балалар сәнгать мәктәбе укучылары да актив катнашты.
"Нәфис сүз" номинациясендә Әнвәр Мөхетдинов II дәрәҗә, Алсу Бергалина III дәрәҗә лауреат исеменә лаек булды (укытучылары Ахунова Ләйсән Габделәхәт кызы).
"Җыр башкару" номинациясендә Кәрим Закирҗанов I дәрәҗә (укытучысы Гайнуллин Булат Марсель улы), Ильзира Сираҗиева – I дәрәҗә, Гүзәл Гыйлаҗиева – II дәрәҗә (укытучылары Харисова Чулпан Фирдант кызы), Эмиль Гыйззәтуллин – III дәрәҗә (укытучысы Хабибрахманова Айгөл Ринат кызы), Иделия Бикбаева – III дәрәҗә (укытучысы Сафиуллин Булат Мәгъсүмҗан улы) лауреат исемен яулады.
"Уен коралларында башкару" номинациясендә (курай) Айбулат Харисов Гран-Прига, Айбулат Харисов һәм Булат Ситтиков составындагы курайчылар дуэты I дәрәҗә лауреат (укытучылары Харисов Рәдис Рафис улы), Ранил Гафуров – I дәрәҗә дипломант (укытучысы Исмәгыйлева Айгөл Әгъләм кызы) исемнәренә лаек булдылар.
"Уен коралларында башкару" (баян) номинациясендә Самат Минһаҗев II дәрәҗә лауреат исемен яулады (укытучысы Гайнуллин Булат Марсель улы).
"Уен коралларында башкару" (фортепиано) номинациясендә Алсу Гайнетдинова III дәрәҗә (укытучысы Галиева Кадирия Фоат кызы), Диләрә Әхмәдиева –III дәрәҗә лауреат (укытучысы Әсәнова Венера Мәхмүд кызы) булды.
"Уен коралларында башкару" (гитара) номинациясендә Рөстәм Гайфетдинов II дәрәҗә лауреат исемен алды (укытучысы Фәхретдинова Альмира Леонидовна).
"Этник стильдә графика дизайны" (открытка) номинациясендә Зөһрә Сибәгатуллина I дәрәҗә лауреат исеменә лаек булды (укытучысы Фәтхуллина Раилә Динулла кызы).
"Мода театры" (халык стильләштерүе) номинациясендә "Асылъяр" мода театры (укытучылар Шиһабиева Алинә Рәдиф кызы, Сәгыйтова Миләүшә Рамазан кызы) I дәрәҗә дипломант булды.
"Аерым бию" номинациясендә Фәннүр Газизов II дәрәҗә лауреат исемен яулады (укытучысы Хисамиев Венер Гайнетдин улы).
24 мартта Йошкар-Ола шәһәрендә "Чулпан" VII Төбәкара балалар үзешчән сәнгате фестиваль-бәйгесе узды. Арча балалар сәнгать мәктәбенең "Ал чәчәк" бию коллективы (җитәкчесе Гомәрова Альбина Данис кызы), бәйгедә уңышлы чыгыш ясап, "Хореография" номинациясендә II дәрәҗә лауреат исемен яулады.
24 мартта Казанда "Энҗеләр - 2018" XXII Бөтенроссия татар фортепиано, камера-инструменталь музыка һәм вокал бәйге-фестивале булып узды. Арча балалар сәнгать мәктәбе укучылары бәйге-фестивальдә уңышлы гына чыгыш ясады.
«Вокал-Соло» номинациясендә Ләйсән Гарифҗанова (җитәкчесе Милена Мухамедьярова) II дәрәҗә лауреат, Азалия Гайнетдинова (җитәкчесе Альбина Фатыхова) III дәрәҗә лауреат исеменә лаек булдылар.
«Фортепиано» номинациясендә Римма Сабирҗанова (җитәкчесе Венера Асанова) һәм Алсу Гайнетдинова (җитәкчесе Кадирия Галиева) III дәрәҗә дипломант исеменә лаек булдылар.
24 мартта Казанда Рөстәм Яхин исемендәге "Күңелемдә яз" VI Республика татар музыкасы конкурс-фестивале булды. Бәйгедә Арча балалар сәнгать мәктәбе укучылары да актив катнашты.
"Иң әйбәт инструменталь башкару" номинациясендә, баянда чыгыш ясап, Булат Хәлиуллин (укытучысы Заһидә Гайфуллина) III дәрәҗә лауреат исеменә лаек булды.
"Иң әйбәт инструменталь башкару" номинациясендә, фортепианода чыгыш ясап, Элина Гарифуллина (укытучысы Ләйлә Минһаҗева), Алия Зиннәтова (укытучысы Әлфия Баһаветдинова) катнашучы дипломы белән бүләкләнделәр.