Өйнең түрендә, сый тулы өстәл артында елмаеп ак яулыклы ак әби – Нурсая апа утыра. Янында балалары, оныклары, оныкчыклары бөтерелә. Туганнары җыелган.
Бу көнне аларның фатиры иртәдән гөр килеп торды: балалар, киленнәр, оныклар җыелышып килде, Казанда яшәүчеләре кичкә, кайта алмаганнары атна ахырында ялларга кайтачак. Бәйрәмнең дәвамы ялларда да көтелә.
Безне әти-әниләр “Үзең әйбәт бул!” – дип үстерде. Без бервакытта да урамнан елап кайтып, теге малай яки кыз миңа сукты, дип әләкләмәдек. Ә хәзер... Мин бу язмамны күзәтүләремнән чыгып язам.
Ноябрьнең беренче атнасында без ике дәүләт бәйрәмен: 4 ноябрьдә Халыклар бердәмлеге, 6 ноябрьдә Татарстан Республикасы Конституциясе көннәрен билгеләп үтәбез.
Балалар шундый матур итеп җырлый бу җырны, үзебезнең дә кызыл, сары яфраклар җыеп йөргән чаклар искә төшә.
2 ноябрь көнне “Арча” спорткомплексы спорт залында 2007-2008 елгы егетләр арасында баскетбол буенча ачык Арча районы беренчелеге узды.
2 ноябрь көнне “Арча” спорткомплексы бассейнында 2007, 2008, 2009 елгы егетләр һәм кызлар арасында йөзү буенча Арча районы беренчелеге узды. Ярышта “Арча” балалар һәм яшьләр спорт мәктәбе тәрбияләнүчеләре - 57 егет һәм кыз-бала катнашты.
1 ноябрь көнне “Арча” спорткомплексы спорт залында 2004-2005 елгы кызлар һәм егетләр җыелма командалары арасында волейбол буенча ачык Арча районы беренчелеге узды. Ярышта 104 спортчы - 8 егетләр командасы һәм 5 кызлар командасы катнашты.
1 ноябрь көнне “Арча” спорткомплексы бассейнында 2002, 2003-2004, 2005-2006 елгы егетләр һәм 2003-2004, 2005-2006 елгы кызлар арасында йөзү буенча Арча районы беренчелеге узды. Ярышта “Арча” балалар һәм яшьләр спорт мәктәбе тәрбияләнүчеләре - 43 егет һәм кыз-бала катнашты.
30 октябрь көнне “Арча” спорткомплексы спорт залында 2002 һәм олырак, 2003-2005 елгы, 2006 һәм яшьрәк егетләр һәм кызлар арасында бадминтон буенча Арча районы шәхси-команда беренчелеге узды.