ЯҢАЛЫКЛАР


1
ноябрь, 2017 ел
чәршәмбе

31 октябрь көнне “Арча” спорткомплексы спорт залында 2003-2004, 2005-2006 елгы егетләр һәм кызлар арасында өстәл теннисы буенча Арча районы шәхси-команда беренчелеге узды. Ярышта Арчаның 1 номерлы урта белем бирү мәктәбеннән,  Арчаның 3 номерлы башлангыч белем бирү мәктәбеннән , Иске Чүриле  урта белем бирү мәктәбеннән, Яңа Кырлай урта белем бирү мәктәбеннән,  Хасаншаех төп гомуми белем бирү мәктәбеннән  һәм Кукмара районыннан 33 егет һәм 16 кыз-бала катнашты.

Безнең әти авылда көтү чиратын алып бара иде. Ул вакытта авыл нык, маллар күп, язга чыгуга көтү алырга килүчеләр күренә башлый. Шуларның берсе дәфтәрдәге баганаларны карап чыга да: “Менә бу баганасы булмаса иде аның!” – дип куя.

30 октябрь ел да сәяси репрессия корбаннарын искә алу көне буларак билгеләп үтелә. Быел да бу көнне Арча үзәгендәге сәяси репрессия корбаннары истәлегенә куелган һәйкәл янында митинг булып үтте. Һәйкәлгә чәчәкләр дә куйдылар. Митингта район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов катнашты

“Арча” спорт комплексында көрәшче Фәргать Мортазин истәлегенә мәктәп укучылары арасында ярышлар булды. Ярышка Арча, Әтнә, Балтач, Кукмара, Биектау, Саба, Теләчедән дә килделәр.

Ачу тантанасында район башлыгы Илшат Нуриев катнашты. Ярыш- ларны халыкара категорияле судья, Россия чемпионы Рифкать Җәләев, “Татарстан яшьләре” газетасының баш мөхәррире, көрәш буенча югары категорияле судья Атлас Гафиятов хөкем итте.

Ана телебезне, милләтебезне саклау, үстерү, ватанпәрвәрлек хисе тәрбияләү һәм районның каләм тибрәтүчеләрен, башлап язучыларны барлау максатыннан, Арча үзәк китапханәсе, “ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыятенең “Арск–информ” филиалы, “Каурый каләм” әдәби иҗат берләшмәсе һәм Арча районы “Ак калфак” оешмасы “Мин татармын” исемле бәйге игълан итә.

Татарстан Республикасы Конституциясе кабул ителүгә 25 ел тулу уңаеннан Арча сәнгать мәктәбендә Татарстан Республикасы Конституция суды хөкемдары Артур Шакараев лекция укыды.

Зал тулы халык иде. Артур Рафаэлович Татарстан Республикасы Конституциясенең моннан 25 ел элек нинди шартларда кабул ителүе,  аның төп өлешләре, республика гербы, аның төп символикасы, гимн һ.б. турында сөйләде. Видео- роликлар күрсәтелде.

Арча Укучылар сараеның каратэ түгәрәгенә йөрүче Искәндәр Нотфуллин белән Әсхәт Гәрәев Польшада Европа Кубогына узган ярышларда катнашып кайткан. Искәндәр ярышларда беренче бишлеккә кергән.  9 илдән килгән 600дән артык спортчы арасында чыгыш ясау үзе үк горурлык бит! Тырышып, яхшы нәтиҗәләр күрсәтмәсәләр, Татарстаннан икесе республика данын яклап Польшага кадәр ярышларга барыр идемени?!

Түбән Аты авылыннан хәвефле хәбәрләр килде.


30
октябрь, 2017 ел
дүшәмбе

2017 елның 29 октябрь көнендә Яр Чаллы шәһәрендә А. В. Суворов истәлегенә багышланган тхэквондо буенча ачык шәһәр турниры узды.


28
октябрь, 2017 ел
шимбә

Бай тарихлы, дәрәҗәле шәхесләре белән дан казанган Хәсәншәех авылында балалар бакчасы ачу тантанасы булды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International