Казанбаш авылында яшәүче Рәйсә Гасыймованы район башлыгы урынбасары Любовь Осина 90 яшьлек юбилее белән котлады.
Арча станциясендәге “Көньяк” территориясе җәмәгатьчелек үзәге җитәкчесе Эльвира Сергеева белән Арча станциясе, Айван, Төбәк—Чокырча авылларын карап чыктык. Арчада территорияләр буенча бүленгән үзәкләрнең җитәкчеләре урамнардагы, капка төпләрендәге чисталыкка, тәртипкә дә игътибар итә.
Һәр һөнәр мактаулы, шул ук вакытта һәр хезмәтнең үз авырлыгы, мәшәкатьләре бар. Мәсәлән, хат ташучы. Кайберәүләр газета–журналларын тарата да, өенә кайтып китә, нәрсәсе бар аның, ди. Ярый ла юллары асфальт булып, машинада гына элдерсәң. Кар–буранда да, җәйге челләдә дә, язгы пычракларда да җәяүләп ничәмә–ничә урамны урарга туры килә бит аларга.
Курса сабантуенда яшь көрәшчеләр арасындагы батырга аерым тәкә бирәләр.
31 мартта Арча район Советының икътисадый үсеш, авыл хуҗалыгы һәм әйләнә–тирә мохитне саклау мәсьәләләре буенча даими комиссиясе утырышы булды. Аны муниципаль район башлыгы урынбасары Любовь Осина алып барды.
Арчада мәдәни өлкә хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтте.
Арча Укучылар сараеның “НУР” балалар радиостудиясе (җитәкчесе Дамир Таҗиев) Яр-Чаллы шәһәрендә булып кайтты. Алар анда VIII Бөтенроссия балалар һәм яшьләр мәгълүмат чаралары фестивалендә катшаштылар һәм 1 нче урынга чыктылар.
1 апрель – Халыкара кошлар көне. Экология икеайлыгы да шушы көннән башланып китә. Болар икесе дә бер–берсеннән аерылгысыз төшенчәләр.
Арчада Свердлау өлкәсеннән укытучылар булып китте.
Утар Аты мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Зөһрә Касыймова “Туган тел” Бөтенроссия бәйгесеннән гран-при алып кайтты.