Яңа Кенәр балалар иҗат йортында шахмат белән яңа шөгыльләнә башлаган һәм разрядлары булмаган балалар арасында республика ярышы булды. Аны Арча Укучылар сарае һәм Яңа Кенәр балалар иҗат йорты оештырды.
Якшәмбе көнне Арча стадионында үткән “Татарстан чаңгы юлы – 2017” үзе бер бәйрәмгә –спорт бәйрәменә әверелде.
12 февраль көнне Арча шәһәренең стадионында "Чаңгы юлы 2017" һәм кышкы спорт төрләре бәйрәме булып узды
XXII Олимпия һәм XI Паралимпия уеннарын ачуга өч ел булу сәбапле, 11 февраль көнне Арча шәһәре стадионында чаңгы ярыш узып китте.
Ярышта барлыгы 108 чаңгычы катнашты (22 район мәктәпләре укучылары һәм Арча педагогия көллияте студентлары).
9 - 11 февраль көннәрендә Зәй шәһәрендә көрәш буенча Муса Җәлил истэлегенә багышланган Республика ярышлары узып китте. Бу ярышны "Ватаным Татарстан" газетасы гамәлгә керткән. Арча муниципаль районы 8 урын яулады.
Нәтиҗәләр:
Ир-атлар:
65 кг кадәр:
1 урын - Хакимзянов Рамиль (Г.Тукай исемендәге Арча педагогия көллияте)
до 80 :
2 урын - Зарипов Фаяз (Наласа)
Ярышта шулай ук катнаштылар: Ахметгалиев Салават (Иске Иябаш), Фазылзянов Ильшат (Тубән Мәтәскә), Абдуллин Айрат (Шушмабаш), Шамсутдинов Ранис (Наласа), Гарипов Анис (Өчиле), Идиятов Ильшат (Купербаш), Рахимов Фаиль (Югары Мәтәскә), Ситдиков Альберт (Иске Кишет).
Команда тренерлары: Зарипов Фанис, Идиятов Ильшат.
Команда нәтиҗәләре:
1 урын - Зәй,
2 урын - Казан шәһәре Яңа Савин районы
3 урын - Төләче
8 урын - Арча
2017 елның 10-14 апрелендә Сочи шәһәрендә 3нче Бөтенроссия хезмәтне саклау атналыгы уздырыла.
Арча районы татар теле укытучылары тәҗрибә уртаклашуны дәвам итәләр. «Рус мохитендә федераль дәүләт белем бирү стандартлары кысаларында туган телне - дәүләт телен өйрәнү перспективалары» дигән темага багышланган семинар 10 нчы февральдә Иске Чүриле урта мәктәбендә булды. Рус мәктәпләренең татар теле һәм әдәбияты укытучыларына программа буенча ачык дәресләр, “Үз илемдә-үз телемдә” исемле класстан тыш чара, осталык дәресләре күрсәтелде.
5 нче сыйныфның рус төркемендә Р.Җ.Хөсәенова балаларны фигыль дөньясына алып керде. 6 нчы сыйныфның рус төркемендә Г.И. Һидиятуллина туган көн бәйрәме “уздырды”. Семинарда катнашучылар рус балаларының татар телендә аралаша алуларына сокланып утырдылар. Л.Ф.Вәлиева дәресендә 7 нче сыйныфның татар төркемендә укучылар аваз ияртемнәрен үзләштерделәр. Әлеге дәресләр ФДББС кысаларында татар телен өйрәнүнең матур үрнәге булды. Укытучылар үзләренең дәресләрендә күп төрле эш алымнарын кулланды: төркемнәрдә эш, рольле уен, кластер төзү, ситуатив күнегүләр һ.б.
9 февральдә Арча балалар сәнгать мәктәбендә Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты, Казан федераль университеты профессоры Фәйзрахманов А.Ф. җитәкчелегендәге ТР фольклор музыкасы дәүләт ансамбле концерты булды.
9 февраль көнне Г.Тукай исемендәге Ашытбаш урта мәктәбенә, чираттагы эшлекле очрашуга , Барда гимназиясе директоры Исмәгыйлева Нурия Габдрахман кызы җитәкчелегендә делегация килде.
Безнең республикабызда төрле милләт халыклары яши: татар, рус, мари, удмурт, башкорт, чуваш, мордва һәм башка халыклар.