Әниләр көне уңаеннан Арча Мәдәният йортында “Җәннәт әниләрнең аяк астында” дип исемләнгән кичә булды.
Лейкозлы сыерларны “саклап тотучы” хуҗалыкларны күңелсезлекләр көтә.
“Сәламәтлек” спартакиадасы кысаларында оешма, предприятие һәм учреждениеләр арасында район беренчелегенә узган аркан тартышу ярышларында призлы урыннарны түбәндәгеләр яулады 1нче урында “Ак барс” агрокомплексы” ширкәте
Ашытбаш мәктәбендә район укучыларының “Төньяк балкышы” ачык шахмат турниры уздырылды.
Арчаның үзәк стадионында районның унике мәктәбеннән туксан ике унберенче сыйныф укучысы ГТО нормаларының көзге төрләрен тапшырды. Ату буенча сынаулар Арчаның бишенче гимназиясендә үтте.
“Казан арты” тарих–этнография музеенда Арча үзәк китапханәсе каршында эшләп килүче “Каурый каләм” иҗат берләшмәсенә йөрүчеләр белән эшлекле сөйләшү булды. Аны район мәдәният идарәсе җитәкчесе Рамил Мөхетдинов алып барды.
Редакциягә хатын–кыз, бала әнисе түбәндәге сорау белән мөрәҗәгать итте: “Минем икенче ирем баламны уллыкка алды, ә хәзер әтилектән баш тартырга тели. Бу мөмкинме?”
Арча “Мәрхәмәтлек үзәге”нең өйгә барып социаль хезмәт күрсәтү бүлеге шәфкатъ туташлары инвалидлар ункөнлеге кысаларында “Дарудан башка - нык сәламәтлек” дигән акция оештырдылар. Социаль хезмәттән файдаланучы өлкәннәребез өчен “Сәламәт яшәү рәвеше”, “Үләнле чәй дәвасы”, “Дөрес туклану – сәламәтлек нигезе” темаларына әңгәмәләр үткәрделәр.
Декабрьнең беренче ун көне елның елында инвалидлар декадасы булып санала.
“Ел укытучысы – 2016” район бәйгесенә нәтиҗә ясалды. Ай ярым барган бу бәйгедә районның барлык мәктәпләреннән 36 укытучы катнашты. Башта җиде урында зона ярышлары барды. Жюри һәрберсенең дәресен карап бәя бирде. Иң яхшы ун укытучы сайлап алынды. Алар Түбән Мәтәскәдә (татар телендә дәрес бирүчеләр), Арчаның беренче мәктәбендә (рус телендә укытучылар) яңадан дәрес бирде. Аннан Арчаның өченче мәктәбендә финал ярышлары булды.