Гөберчәк авылында яшәүче Хәнифә әбине котларга килүчеләр күп иде бу көнне. Хәер, башка вакытларда да кеше өзелеп тормый әлеге йорттан. Әнә оныклары, оныкчыклары гына да күпме!
26 ноябрьдә “Арча” балалар–яшүсмерләр спорт мәктәбендә 2002–2003 елларда туган һәм аннан яшьрәк яшүсмерләр арасында көрәш буенча “Тайд–Фойл” ширкәте призына район беренчелеге үткәрелде.
Татарстан Республикасы хәрби комиссары, генерал–майор Сергей Погодин һәм Татарстан Республикасының Казан, Идел арты, Төньяк районнары буенча (20 районнан) хәрби комиссариат бүлекләре җитәкчеләре Арчада булып китте. Башта алар Татарстан Республикасы хәрби комиссариатының Арча һәм Әтнә районнары буенча бүлегендә хәрби һөнәри белем бирүче уку йортларына кандидатлар һәм контракт буенча хәрби хезмәткә гражданнар сайлау буенча документлар тәртибен карадылар. Аннан Арчаның бишенче гимназиясенә бардылар.
24 ноябрьдә Арча муниципаль районының 2017 елга һәм 2018 һәм 2019 елларның планлы чорына бюджеты, Арча муниципаль районы Уставына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү проектлары буенча халык алдында тыңлаулар үткәрелде.
Үткән шимбәдә Казанга “Пирамида” күңел ачу сараена “Нечкәбил” конкурсын карарга бардым. Әлеге бәйгедә Арча сәнгать мәктәбендә хореограф булып эшләүче Зилә Мортазина катнашты. Шоу–программаны карагач һәм Зилә Азатовнаның үзе белән сөйләшкәч, “Нечкәбил” конкурсының никадәр җаваплы һәм күләмле эш икәнлегенә төшендем.
Ятим һәм караучысыз калган балаларны торак белән тәэмин итү программасы нигезендә быел ике кешегә берәр бүлмәле фатир тапшырылды
24 ноябрьдә хезмәтне саклау буенча район координацион советының чираттагы утырышы булды. Анда район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов катнашты.
Газетабызда “Мәрҗани” авыл хуҗалыгы предприятиесе” ширкәтендә эшләүчеләрнең хезмәт хокуклары бозылу турында хәбәр басылу уңаеннан, Арча район прокуратурасы бу хуҗалыкта хезмәт законнары үтәлешен тикшерә башлады.
Арча Мәдәният йорты каршында эшләп килүче “Җидегән чишмә” Арча халык театры театраль фестиваль кысаларында Буа дәүләт театры сәхнәсендә (барлык дәүләт театрлары арасында бердәнбер халык театры) чыгыш ясады.
Октябрь аенда Россия Федерациясе Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә “Әти-әниләрнең милли ассоциациясе” Бөтенроссия иҗтимагый оешмасы оештырган конкурска йомгак ясалды. Шунысы куанычлы — Россия күләмендә узган конкурста безнең районнан да җиңүче гаилә бар. Ул — Үрнәктә яшәүче Камалетдиновлар гаиләсе.